Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов матбугат конференциясе уздырды

"Татнефть" компаниясе киләчәктә дә Әлмәткә һәм башка төбәкләргә дә ярдәмен, аларның инфраструктурасы үсешендә катнашуын дәвам итәчәк.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән уздырган матбугат конференциясендә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов әнә шулай дип белдерде.

Генераль директор нефтьчеләрнең узган елны уңышлы тәмамлануы әйтте. 26,107 миллион тонна кара алтын чыгарылган. Ул 2012 елга караганда 0,4 процентка артыграк. Россиянең башка төбәкләрендә табылган нефть тә аз түгел - 312 мең тонна. Табигый битумны эшкәртү дә актив алып барылган. Шин комплексы да начар нәтиҗәләр күрсәтмәгән, продукциянең сыйфатын күтәрүгә ирешелгән. "Танеко"ның да куәтен арттыра баруы ассызыкланды. "Татнефть" хезмәткәрләр, ветераннар алдындагы барлык социаль гарантияләрне, күмәк килешүдә билгеләгәннәрне үтәгән.

Белгәнебезчә, Наил Магановның генераль директор постын биләвенә берничә ай гына. Сорауларга җавап биреп, ул алда да төп стратегияне нефть чыгаруны тотрыклыландыру юнәлешендә күрүен әйтте.

-​ Нәрсәне дә булса алыштыруга нигез юк. Кызыклы проектлар булса, без алардан файдаланачакбыз, - диде баш нефтьче.

"Киләчәктә кадрлар һәм структур үзгәрешләр көтелмиме?" - Наил Маганов бу сорауга гадәти күренеш буларак кадрлар ротациясе булырга мөмкинлеген яшермәде.

Автоягулык салу станцияләрен киләчәктә әллә ни арттыру күздә тотылмый. Төп игътибар югары сервиска, сыйфатлы ягулык җибәрүгә юнәлтеләчәк.

Быел - Мәдәният елы. Компания бу җәһәттән проект башлап җибәргән инде. "Иске Әлмәт" Мәдәният йортына капиталь ремонт уздыру - шуның берсе.

Матбугат конференциясе сәгать ярымга сузылды. Сүз быелга планнар, чит илләр белән хезмәттәшлек һәм башкалар турында да барды.

Азактан "Татнефть" ААҖ тарафыннан Татарстанда нефть табылуның 70 еллыгына багышлап каләм ияләре арасында игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында "Әлмәт таңнары" газетасыннан Ирина Апачаева да билгеләп үтелде. Ул III урын алды һәм "Татнефть" компаниясенең дипломына һәм бүләгенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250