Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда ике контурлы котеллар куллану буенча 5 еллык программа кабул итәргә телиләр

Бүген ТР Президенты шул программаны эшләргә йөкләде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ике контурлы котеллар куллану буенча 5 еллык программаны эшләргә һәм кабул итәргә йөкләде. Бу хакта бүген ул ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган торак төзелеше һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган республикакүләм киңәшмәдә белдерде.
"Бу программа республиканың җылылык һәм газ белән тәэмин итү системасы белән бәйле булырга тиеш. Бары тик бу программа нигезендә генә йортларны ике контурлы котелларга күчерергә мөмкин", - диде республика башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, ике контурлы котел нәтиҗәле, әмма аны ихтыяҗ булган йортларга гына куярга кирәк. Юкса, җылылык системасының көен алырга мөмкин.
Президент квартал дәвамында республиканы җылылык белән тәэмин итү системасы буенча анализ үткәрү бурычын куйды. Ул программаны гамәлгә ашыруга тариф комитеты белгечләрен җәлеп итүне сорады.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ФАПлар һәм мәктәпләр кебек социаль өлкә объектларында да ике контурлы котелларны куллану мөмкинлеген карауны йөкләде. Аның фикеренчә, бу җылылык белән тәэмин итү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250