Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

Драма театры бинасында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Сарман, Мөслим, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарының каләм осталарын берләштергән оешманың юбилей тантанасында биш дистә ел эчендә биредә канат ярган һәм танылган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләрне искә алдылар. Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләймәнова, Юныс Әминов, Энҗе Мөэминова, Шамил Бикчурин, Рафаэль Төхфәтуллин, Сәет Кальметов... Саный китсәң, алты дистәдән артык исемне атарга мөмкин. Бүген исә оешмада 20 язучы санала.

Әлмәттә язучылар оешмасының барлыкка килүе кара алтын белән турыдан-туры бәйләнгән. Нефтьчеләр каласы булып үсә башлаган төбәк татар язучыларының игътибарын җәлеп итә. Әлеге тармак эшчеләренең мактаулы хезмәтен тасвирлаган әсәрләр тудыру өчен бирегә Казаннан, башка төбәкләрдән язучылар килә. Берлекнең беренче җитәкчесе - Гариф Ахунов. Аның җитәкчелегендә оешма үзенең иҗади потенциалын арттыра барып, бөтенсоюз масштабына күтәрелә. Бу хакта 1968-1972 елларда оешма белән җитәкчелек иткән Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Равил Фәйзуллин да искәртте.

- Бүгенге тантана - минем өчен кадерле көн булып истә калыр. Ул минем яшьлегемне искә төшерә. Нәкъ 45 ел элек Әлмәт оешмасына эшкә килдем. Каланың даны бөтен дөньяга таралган чагы иде, - дип әдип кадерле сәхифәләрен яңартты. - Ул вакытта әдәбиятка караш башка иде. Халык та бүтәнчәрәк. "Акча" культы бу хәтле түгел, кешеләрнең эчке күңеле бай иде. Әлмәт язучылар оешмасы Татарстанда гына түгел, СССР күләмендә башка бик күп өлкәләрдән көчлерәк яңгырады. Оешманың бүгенгесенә күз салам да, теге вакытлар сагындыра... Әлмәт берлегенең яшьләр хисабына тулылануын теләр идем. Бу әлбәттә, җиңел бурычлардан түгел. Ләкин талантлар һәрчак булган, аларны табарга, үстерергә кирәк.

Оешма каршында төбәктәге яшь каләм тибрәтүчеләрне үз тирәсенә туплаган әдәби берләшмәләр уңышлы гына эшләп килә. Тантанада аларны да хөрмәтләделәр. Гомумән, юбилей тантанасында төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, котлаулар, рәхмәт сүзләре мулдан булды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов "Nissan" машинасы ачкычы тапшырды. Моннан соң язучыларның укучылары белән очрашу аралары якынаер дигән өмет бар. Нәшрият өлкәсенә һәрдаим хәерхаһлы нефтьчеләр дә буш кул белән килмәгән: оешмага оргтехника алу өчен 100 мең сум бирде. Тантанада юбилей уңаеннан төбәк әдипләренең әсәрләрен туплап чыгарылган җыентыкны да тәкъдим иттеләр.

Ләйләгөл Минаева

Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250