Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан прокуратурасы чиркәүләргә ут төртү сериясен теракт буларак бәяли

И.Нафиков фикеренә караганда, Татарстан Хокук саклау органнары төбәкләрдә бу вәзгыятьне куертырга теләүчеләргә адекват җавап бирергә тиеш

Татарстан прокуроры Илдус Нафиков экстремизм күренешләренә каршы көрәш өлкәсендә эшләрне активлаштыру мәсьәләләренә багышланган прокуратура коллегиясенең ашыгыч утырышын үткәрде.
"Республикада чиркәүләргә ут төртү очраклы түгеллегенә беркемнең дә шиге юк. Татарстан Хокук саклау органнары төбәкләрдә бу вәзгыятьне куертырга теләүчеләргә адекват җавап бирергә тиеш", - дип ассызыклады Идус Нафиков.
Коллегия утырышында республика прокуратурасының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты, алар экстремизмга каршы көрәш буенча эшләрне активлаштыру чараларын тәкъдим итте.

Прокуратура тикшерү органнарына чиркәүләргә ут төртү фактлары буенча ("Террорчылык акты") җинаять эше кузгату таләбен юнәлдерде.

Республика прокуратурасы җинаять эшләрен тикшерү барышын контрольгә алды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса