Татарстан Президенты Әлмәттә кече нефть компанияләренең эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды
Бүген Рөстәм Миңнеханов рәислегендә быелның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә үтте.
"Украина белән бәйле вакыйгалар нәтиҗәсе буларак икътисадта да вәзгыять катлаулы", - диде киңәшмәне ачканда Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ил җитәкчелеге көнчыгыш белән партнерлык элемтәләре урнаштыра, Кытай белән күп кенә килешүләр төзелгән. Ләкин көнбатыш партнерлар белән дә багланышларны сакларга кирәк
- Көнбатыштагы бизнес вәкилләре безнең белән араны өзәргә теләми, ләкин сәяси басым көтелмәгән нәтиҗәләргә сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә бизнесны һәм партнерларны диверсификацияләү вариантларын алдан уйларга кирәк, - дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республикада да икътисади вәзгыять бик үк уңай түгел: җитештерү темплары һәм тулаем төбәк продукты күләме көтелгәннән түбәнрәк.
Президент билгеләп үткәнчә, нефть тармагы быел нәтиҗәле эшләде. Шулай ук кече нефть компанияләре эшчәнлеге дә зарланырлык түгел. 1 кварталда кече нефть компанияләре 1692 мең тонна нефть чыгарган (планлаштырганнан 5 процентка күбрәк). Бу - республика буенча чыгарылган кара алтынның 20,8 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа