Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар моңына руслар да мөкиббән

Әлмәтнең 1200 гә якын укучысы өчен Айдар Фәйзрахманов мастер-класс уздырды. "Нефтьче" Мәдәният сараенда Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле мәктәп укучылары өчен концерт тәкъдим итте. Концерт гадәти программадан шунысы белән аерылып торды, үсмерләр борынгы уен кораллары турында мәгълүмат алды, үзләре шушы уен коралларында уйнап та карады.

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе, Казан дәүләт федераль университеты профессоры, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә кичке концертлар алдыннан көндез балалар белән очрашу иҗат төркеме өчен гадәти күренеш. 45 минут-бер сәгать вакыт аралыгында алар татар халкының югалып бара торган мирасын яңарта. Бу - милли җырлар, бию үрнәкләре, музыка уен кораллары, милли киемнәрдәге нәфис чигешләр...

- Безнең максат кечкенәдән бала күңеленә милләт белән горурлану хисе салу. Иҗатыбыз белән без аларга "Татарлыгың белән горурланып яшә!", дип дәшәбез. Ә залда башка милләт вәкилләре дә бар икән, димәк, алар да татар милләтенең сәнгать мирасын танып китәчәк,- ди Айдар Фәйзрахманов.

Әйткәнчә, укучылар белән очрашулар беренчесе түгел. Ләкин мондый зур аудитория балалар алдында беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары икән. Очрашуга 1200 гә якын укучы килгән иде. Аларга программа һәм аның барышы ошады. Моны укытучылары да раслый.

- Балаларга мондый югары дәрәҗәле программа тәкъдим иткәннәре юк иде әле. Бер тында карадылар, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 7 нче мәктәп укытучысы Ләйсән Галимова. - Тамаша залыннан чыгуга ук дискларын каян табарга икән дип сорадылар.

21нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Наталья Некрасова да шул фикердә.

- Татарча бер генә сүз дә аңламыйм. Ләкин концерт бик ошады. Чын сәнгать дәрәҗәсе бит бу. Кәефләр күтәрелде. Тамаша җанлы аралашу белән барды. Шуңа күрә аны балалар да яратты, - ди мөгаллимә.

Концерттан аеруча сәхнәдә даул, шөлдерле барабан, шакылдавык кебек борынгы уен коралларын сынап караучылар, фольклор ансамбль белән бергә көй чыгарырга тырышучылар канәгать калды. 21 нче мәктәпнең 6 нчы кадет сыйныфында укучы Нияз Гәрәйшин шулар арасында.

- Барысы да ошады: җырлары да, биюләре дә. Үзем дә шөлдерле барабанда уйнап карадым бит. Моңарчы музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән идем. Ә сәхнә - минем хыялым ул. Актер буласым килә, - ди санаулы вакытта булса да йолдыз булырга өлгергән Нияз. Аларга Айдар Фәйзрахманов фольклор ансамбльнең DVD-дискларын бүләк итте.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса