Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табибә Мәрвәр Солтанова: "Хатын-кызлар кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнсеннәр иде"

Хатын-кыз омтылышларын, һәвәслеген үзгәртергә мөмкин, ләкин ул акушер-гинекологын алыштырмаячак, дигән сакаллы әйтем бар.

Әлеге белгечлекне әле тагын хатын-кыз тормышындагы иң "баш" табиб дип тә йөртәләр. Бу көннәрдә шундыйларның берсе - сәламәтлек саклау тармагы отличнигы, югары квалификация категорияле табибә Мәрвәр Солтанова 75 яшен билгеләп үтә.

Бу һөнәр ияләрен әзерләү иң катлаулысы, диләр. Чөнки ул физиолог та, медицинаның хирургия юнәлеше буенча белгеч тә, ашыгыч ярдәм остасы да булырга тиеш. Ул ике гомер - ана һәм бала өчен җаваплы. Гомеренең 45 елын шушы хезмәткә багышлаган Мәрвәр ханым пациентлары күзенә туры карый ала. Лаеклы узган юл ул.

Күп укыган күп белер

Ул вакытта Сарман районы Иштирәк авылында Фәхрелхәят апа белән Ситдыйк абыйның 7 балалы гаиләсендә 5 нчесе булып дөньяга аваз сала Мәрвәр. 4 нче сыйныфка кадәр туган авылында укый. Аннары гыйлем эстәүне көн саен 5 чакрым йөреп Салкын Аланда дәвам итә.

- Авылның исеме дә гадәттәгедән салкын булганга шулай аталган бит. Кышның 40 градуслы зәмһәрир суыкларында да йөрдек инде. Иң кызыгы - җәяү барабыз, алдан малайлар китә юл салып. Барып җитәбез - мәктәп өстендә флаг җилферди, димәк, дәресләр юк. Шатланып кире борыла идек. Барган-барган укып кайт бит инде.

Укуга хирыслык була Мәрвәр ханымда. Мәдрәсә бетергән әти-әнисеннән күчә аларга укымышлылык. Ә һөнәр сайлау тарихын болай искә ала:

- Көннәрдән беркөнне әти авырып китте. Үзебезнең авылда медпункт юк. Салкын Аланнан килде фельдшер. Үзе яшь, үзе чибәр. Сокланып калдым. Шул вакытта "табибә булам" дигән уй керде.

Мәктәпне дә яхшы билгеләренә тәмамлаган кызның нияте төпле - медицина буенча укырга китү. Тик ул вакытта Хрущевның урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 3 ел эшләү турында фәрманы була. Морадына ирешкәнче ул мәктәптә пионервожатый, китапханәче булып эшли. 1957 елда дус кызлары белән Әлмәткә килеп авыр хезмәткә - төзелеш оешмасына төрле эшкә яллана.

- Шулай беркөнне дус кызларым хәбәр салды: 8 айлык шәфкать туташлары әзерләүче Роков курслары ачыла икән. Мин барганда документлар кабул итүне туктатканнар иде инде. "Документсыз да укыйм", - дип үҗәтлек күрсәттем. Эштән туктамыйча, кичләрен йөреп укыдык. 45 кешенең 19 ы гына тәмамлады ул курсларны. Шул вакытта гына минем документларсыз укуымны искә алдылар, - дип хәтер яңарта юбиляр.

Тырышлыгын күреп, курслар бетергән шәфкать туташын Кәшер авылына трахома белән авыручылар бүлегенә эшкә җибәрәләр. Күзне зарарлый торган әлеге йогышлы авыру киң таралган вакыт була ул.

Эшләү дәрте, зиһене ташып торган кызны бер елдан 30 урынлы балалар стационары оештыру өчен Суркин авылына җибәрәләр. Монда да сынатмый. Районнан җыелган балаларны да, җирле халыкны да дәвалыйлар. Эштән бушаган вакытларында имтиханга әзерләнә. Шунда ул механик булып эшләүче булачак җәмәгате - Кәшер егете Фоат абый белән дә танышып кала.

Кулында ут уйнаткан кызны җибәрәселәре килми. "Барыбер керә алмыйсыз" дип ниятеннән кире кайтарырга да тырышалар. "Керәм" дигән ышаныч белән китә ул башкалага һәм, имтиханын уңышлы тапшырып, Казан медицина институтының дәвалау факультетына эләгә. Гаилә альбомында Мәрвәр ханымның сурәте төшерелгән саргайган газета кисәге дә саклана. Баксаң, чирәм җир күтәрергә киткән беренче студент отрядлары арасында Мәрвәр ханым да булган. Ярты ел дәвамында үзен тик яхшы яктан күрсәткән студент кыз турында уку йорты газетасында язганнар икән!

6 нчы курста ул вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучы Фоат белән гаилә корып җибәрәләр. 1965 елның 14 августында бала тудыру йортына участок табибы булып урнаша, 21 августта беренче баласы - кызы Галия туа. Тагын 5 елдан улы Рөстәмне алып кайта.

Акыл белән эш итү - мең бәланең калканы

Табиб һөнәрендә шулай каралган - ул һәрдаим укырга тиеш. 6 ел югары белем, ординатура... Ике кечкенә нарасыен 70 не узган әнисенә калдырып, Мәрвәр ханым да ординатурага китә.

- Безнең эшнең таләбе шундый. Иремә я укыйм, укымасам санитарка булып күчәм, - дидем.

Ординатура тәмамлап кайтканнан соң йөклеләр патологиясе бүлегендә эшли. Мәрвәр Солтанованың эш биографиясеннән Әлмәттә гинекология хезмәтенең үсешен эзлекле өйрәнеп була. 1975-1981 елларда ул - бала тудыру бүлегендә җитәкче.

- Белгечләр аз, бала табучылар күп. Көненә 25 әр хатын-кыз бәбәйли (бүген 8-10 нарасый дөньяга килә). Ул вакытта кесарев кисүеннән соң хатын-кызларның үлү очраклары еш күренеш. Укыган чорда фәнни түгәрәкләргә йөргәндә операцияне Гусаков алымы белән ясауны күзәткән идем. Шуны кулланышка керттек.

Мәрвәр ханым сүзләренчә, хатын-кызларда анемия, бөер, йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан китү кебек авырулар күзәтелә. Шул вакытта табибә гинеколог-эндокринолог алу турында сүз кузгата.

- Аннан соңгы елларда бала тудырганда кан басымын төшерү өчен препаратлар куллануга күчтек. Балаларга интубация ясарга өйрәндек. 5 ел эчендә аналар үлеме булмады, - дип ассызыклый әңгәмәдәшем уңышлары турында сөйләгәндә.

Бала тудыру бүлегендә көне-төне эш дип янган табибә өзлегеп китә. Дәваланганнан соң бер ел йөклеләр патологиясе бүлегендә эшли. Аннан соң 30 ел дәвамында гинекология бүлеген җитәкли.

- Саклану чаралары юк, шуңа күрә абортлар күп иде. Криминаль абортлардан өзлегеп үлүчеләр дә булды. Шуны кисәтү өстенлекле бурычка әйләнде, - дип хатын-кыз сәламәтлеге өчен көрәшнең чираттагы этабын бәян итә гинеколог.

Уйларга куркыныч - көненә 25 (!) әр аборт (хәзер атнасына 3-4). Медицина журналларын күзәтеп барган Мәрвәр Солтанова йөклелектән саклану өчен спираль куюны гамәлгә кертеп җибәрә. Проблема кискенлеген югалта.

Ләкин йөккә узу проблемасы хәл ителү белән хатын-кызлар "ирек" тоя. Азгынлык, җитмәсә спираль срогын исәпкә алмау икенче проблемага сәбәп була. Үлекле шешләр баш калкыта. Белгеч белдергәнчә, әле ярый 1980-89 елларда медицина учреждениеләрендә антибиотик, плазма кебек медикаментларга кытлык булмый.

- Һәр чорның үз проблемасы. Абортлар, экология, туклану дөрес булмау сәбәпле хатын-кызларда фибромиома артты. Хатын-кыз органнарында яман шеш, кызганыч, соңгы стадиясендә генә ачыклана иде.

Әлеге дә баягы медицина газетасында диагностиканың лапароскопия алымы турында язма күзенә ташлана. Чакыруларын сорап хат яза һәм 1986 елда тәҗрибә уртаклашырга дип Алма-Атага фәнни-тикшеренү институтына китә. Шулай итеп Әлмәттә дә лапароскоп пәйда була.

Тәҗрибәле, белемле табибә генә түгел, 7 интернга остаз була Мәрвәр апа. Дәвамчылар калдырып, 68 яшендә гинекология бүлеген җитәкләүдән туктый. Ләкин эшләвен дәвам итә. Соңгы операциясен (чорның чираттагы хастасы - авыр күтәрү, аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсе - аналык төшү) 71 яшендә ясый.

- Хатын-кызларга сүзем шул - кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнсеннәр (Үзләре кышын чаңгыда, җәен паркта йөгергәннәр. Әле узган ел да чаңгыга баскан). Дөньяның матурлыгын күреп, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән шөкер итеп яшәсеннәр.

Шушы урында безнең әңгәмәне күзәтеп утырган Фоат абый сүзгә кушылды.

- Әле берничә көн элек кенә мин операция өстәлендә идем. Шунда "Лә иләһә илләллаһ" кәлимәсен укып яттым. Күземнең күрүе, яки тома сукыр калуым табиб кулында иде. Ә Мәрвәр операция өстәлендәге ана һәм аның карынындагы бала өчен дә җаваплылык тоеп эшләде. Ул (!) шәһәр күләмендә танылуга лаеклы шәхес!

Ләйләгөл Минаева

Лилия Седельникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250