Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыйфатлы юл – имин тормыш

Юллар торышы - тормыш-яшәешнең дәрәҗәсен күрсәтүче төп билгеләрнең берсе.

Әлеге тармак ил икътисадының чын локомотивына әйләнеп бара. Шуңа күрә дә юл хуҗалыкларының хезмәте бәяләп бетергесез. Кешеләрнең юлдагы иминлеге дә аларның эшчәнлегенә бәйле. Моны "Татнефтедор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Әлмәт автоюллар идарәсе хезмәткәрләре дә яхшы аңлый.

Үткән юллары данлы

Бары тик сыйфатлы эш, сыйфатлы ремонт - һәр хезмәткәр алдына куелган бурыч әнә шуннан гыйбарәт. Зур җаваплылык таләп итүче бу бурычны үтәү өчен кар-буранда да, челләдә дә, бозлавыклы көннәрдә дә юлларда булырга туры килә. Кешеләр әле йокыда, ә юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең кулында инде күптән руль, көрәк.

- Без транспорт тоткарлыксыз йөри алсын, нефть ятмаларын үзләштерү дәвам итсен өчен (бу безнең шәһәр, төбәккә генә түгел, республика тормышы өчен дә мөһим) юллар төзибез, аларны карап тотабыз, ремонтлыйбыз, - ди Әлмәт юллар идарәсе начальнигы Рөстәм Гарифуллин. - Әйе, юлчылар хезмәтендә киеренке вакытлар күп була. Мәсәлән, кышкы чорны гына алыйк. Үзләренең тырыш хезмәтләре белән юлчылар руль артындагыларны, йөкләрне, кемнәрнеңдер тормышын саклыйлар.

Нинди генә һава торышы булса да, безнең Әлмәт юлларының "сер биргәне" булмады. Моның сәбәбе бик гади: Әлмәт автоюллар идарәсе - сыналган, юлларга күптәннән хезмәт күрсәтү, төзү белән шөгыльләнүче предприятие. Шәһәр белән яшьтәш дисәң дә була үзен. Юл төзү-ремонтлау конторасы (элек ул шулай атала) узган гасырның 50 нче елларында ук, төгәлрәк әйткәндә, 1956 елның 6 октябрендә "Татнефть" берләшмәсенең Миңлебай һәм Түбән Мактама юл участоклары базасында төзелә. Эшләүчеләр саны 174 булган конторага эшне башлап җибәрү өчен 45 берәмлек юл техникасы бүлеп бирелә, баланска 156 километр озынлыгындагы нефть промыселы юллары тапшырыла. Контора хуҗалыгы бик тиз "арта" башлый. Инде өч елдан соң ул шәһәр урамнарын һәм юлларын кабул итеп ала һәм аларны карап тоту өчен 1 нче Әлмәт юл участогы оештырыла. Аннан соң башка районнарда да шушындый ук юл участоклары төзелә башлый. Әлмәт автоюллар идарәсе Азнакай, Нурлат, Зәй автоюллар идарәләренә башлангыч кына биреп калмый, үзенең техникасы, механизмнары, иң мөһиме, тәҗрибәле белгечләре белән дә бүлешә.

60 елга якын тарихны үз эченә сыйдырган сандыкны ачсаң, чынлап та, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең батырлыгына сокланырлык. Бүгенге техника бәлки аларның төшләренә дә кермәгәндер. Беренче чорда кулдан кәйлә, көрәк, лом төшми. Юл хезмәткәрләре үзләре дә юлсызлыктан интегә. Вак ташны, асфальтны читтән ташырга туры килә. Беренче Д-597 катнаштыргычы 1968 елда Акташ станциясендә эшләтеп җибәрелә һәм ул 6,5 мең тонна асфальт-бетон чыгара.

База әкренләп аякка баса. Цехлар һәм ярдәмче биналарга реконструкция ясала, үзләренең таш һәм вак таш карьерлары эшкәртелә. Контора ул чакта Тукай урамында, хәзерге 20 нче мәктәп районында була. Ә цехлар һәм техника таратылган хәрби полк территориясе барагына урнаштырыла.

Киләчәккә ышанычлы адымнар белән

Бүген Әлмәт автоюллар идарәсе "Татнефедор" җәмгыяте филиаллары арасында иң эресе дисәк, бер дә ялгыш булмас. Аның республиканың кара алтын башкаласында урнашуы ук күп нәрсә сөйли, идарәгә икеләтә җаваплылык йөкли. Тырыш коллектив 474 километр озынлыгындагы федераль һәм территориаль, промысел юлларына сыйфатлы хезмәт күрсәтә, район торак пунктларын төзекләндерүдә ярдәм итә. Ел дәвамында башкарылган ремонт-төзү эшләре күләме 80 миллион сум тәшкил итә. Һәр елны карамактагы юлларның 30-35 километрына капиталь ремонт уздырыла, 120-140 мең квадрат метр мәйданчык төзекләндерелә.

Идарәдә эш шартлары тиешенчә тудырылган. Акташ станциясендәге асфальт-бетон заводы уңышлы гына эшли. Төп цехларның һәммәсе кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мисал өчен, автотранспорт цехында 107 берәмлек техника исәпләнә. Араларында чит илдә эшләнгәннәре дә байтак. Соңгы тапкыр гына да "Хундай" экскаваторы, катоклар, грейдер алганнар. Заманча, куәтле техникага өстенлек бирергә кирәклеген җитәкчелек яхшы аңлый. Ник дигәндә, юлларны карап тоту җиңел эш түгел. Алар карамагындагы Казан - Оренбург федераль трассасыннан көненә күп тонналы күпме транзит машина уза. Авыр техника нефть предприятиеләрендә дә җитәрлек.

Коллективта ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә уйламыйлар. Камиллеккә чик юк, диләр. Белгәнебезчә, юл сабый бала кебек, һәрдаим игътибар, тәрбия сорый. Шуңа күрә яңарыш дәвам итә. Битум саклагыч, тимер юл тупигы реконструкцияләнә, асфальт-бетон катнашмасын ясау технологиясе камилләштерелә. Ябык битумсаклагыч төзелеше тәмамлану алдында. Сәгатенә 160 тонна җитештерүчәнлеккә ия AmmannGlobal асфальт катнаштыргыч җайланмасы эшләтеп җибәрелде. Җитештерелә торган чималның сыйфаты һәрдаим контрольдә тотыла, барысы да компьютерлаштырылган. Бүген инде асфальт-бетон катнашмасы 34,33 мең тонна чыгарыла. Бу 2012 елга караганда 10 мең тоннага артыграк. Хәзерге вакытта вак таш-мастикалы асфальт-бетон чыгару һәм юлларга җәю технологиясе кертелгән. Әлеге технология 2011 елда Шевченко урамында уздырылган реконструкциядә дә кулланылган.

- Яңа япманың каты каркас структурасы деформацияне сизелерлек киметә. Бу үз чиратында юлларның хезмәт итү срогын озынайтырга мөмкинлек бирә. Шевченко - безнең йөзебез. Без 2 километр озынлыгындагы юлны реконструкцияләдек. Дөрес, биредә башка службалар да эшләде, әмма төп генподрядчы буларак зур йөкләнеш, җаваплылык бездә булды. Транспорт башка урамнардагы хәрәкәтне арттыргач, тиз эшләргә, көн яктыра башлау белән караңгыга кадәр шунда булырга туры килде, - дип искә алды Рөстәм Гарифуллин.

Шевченко урамы юллары бүген дә ялтырап тора - асфальт өр-яңа, ватылган-җимерелгән җире күренми. Шушындый җаваплы объектның ышанып тапшырылуы Әлмәт автоюллар идарәсенең абруен, аның эшне җиренә җиткереп эшләвен, производство базасының куәтле булуын тагын бер кат раслый. Сүз уңаенда, яңа технологияләр башка урыннарда да сынала. Мәсәлән, узган ел Лениногорск-Чирмешән юлында ремонт ясаганда көчәйтелгән конструкция, ягъни армосетка һәм геосетка кулланылган.

Җаваплы объектлар күп йөкләтелә коллективка. Үткән елдан шәһәр юлларына һәм урамнарына игътибар арттырылган. Хәбәр иткәнебезчә, язгы ташудан зыян күргән урамнар, Совет урамыннан Әлмәт-Урсай юлына кадәрге ара шулай ук "Татнефтедор" ҖЧҖнең Әлмәт автоюллар идарәсе коллективы тырышлыгы белән тәртипкә китерелде. Кайбер урамнар сазлыклы урында булу сәбәпле, геосинтетик материаллар эшкә җигелгән. Быел калабызның тугыз урамында 18016 мең сумлык эш башкарылды. Эш барышында моңа кадәр булмаган урыннарда транспортка урамга чыгу өчен юллар ясалды.

Кышын юлларны нигездә чистартып-карап торырга кирәк булса, калган ел фасыллары да җаваплылыгы буенча бу чордан ким түгел, чөнки ремонтны көннәр аяз торганда башкарсаң әйбәтрәк. Агымдагы сезонда да күләмле эшләрнең саны шактый. Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында 7,5 км, Түбән Мактама-Тайсуган юлында 8,2 км озынлыгындагы участокларда эшләр тәмамланды. Бута-Аппаково арасында яңартылучы юлга өч авыл халкы (юл Илтән-Бута аша уза) сөенеп туя алмый. Биредә дә бер участокта асфальт-бетон япмасын ярылудан саклаучы геосетка кулланылган. Ленинорск-Чирмешән арасындагы өченче эксперименталь участокта быел ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасын кулланып караганнар. Агымдагы елның яртыеллыгында "Главтатдортранс" ГКУ объектлары буенча гына да идарә көче белән 90109 мең сумлык эш башкарылган. Төбәк билгеләнешендәге юлларда алты ай эчендә еллык лимитның 62 проценты, бу 57,8 миллион сум дигән сүз, үзләштерелгән.

"Татнефть" компаниясенең дә шәһәр эчендәге дә, авыллардагы юлларга да игътибары зур. Нефтьчеләр бу эшләрне Әлмәт автоюллар идарәсенә ышанып тапшыра. Узган ел Кама-Исмәгыйль, Новоникольск, Б. Ямаши, Сосновка авылларына ярдәм күрсәтелсә, быел Тайсугандагы юл тәртипкә китерелде, Габдрахманда тротуар ясалды һәм башкалар. Производственная урамын да хәзер танырлык түгел. Биредә 8 производство предприятиесе урнашкан. Моңа кадәр җәяүлеләр өчен тротуарлар юк иде. Ә бүген машиналардан курыкмыйча иркенләп барырга була. Суүткәргеч тә хәзер юлда түгел.

- Безгә участок бирәләр икән, юл өслеген ясау белән генә канәгатьләнмибез. Барьер рәшәткәләре, юл билгеләре, сигнал баганалары да урнаштырабыз. Кыскасы, ремонтка тулы комплекс итеп карыйбыз, - диде производство-техник бүлеге начальнигы Елена Мосенкова. - Әгәр участокта ясалма корылма очрый икән, мисал өчен, суүткәргеч торба, аларны да тәртипкә китерәбез. Быел эксперимент рәвешендә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлы арасындагы бер урында салкын пластиктан билге ясап карадык. Технология үзгә, әлбәттә. Үзен ничек күрсәтер. Инновацион технологияләрне нигездә төбәк билгеләнешендәге юлларда кулланабыз. Ясадык та киттек түгел - киләчәктә әлеге технологияләрне башка юлларда кулланыргамы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен аларны биш ел дәвамында күзәтәчәкбез.

Әлбәттә, төзелгән һәм ремонтланган юллар бихисап. Хәтта быел башкарган эшләрнең генә дә һәммәсен санап чыгу мөмкин түгел.

Заманалар үзгәрде. Бүген шәхси кешеләр генә түгел, һәр предприятие тиеннәрен санап яшәргә өйрәнде. "Татнефть"нең барлык бүлекчәләрендәге кебек Әлмәт автоюллар идарәсендә дә чыгымнарны, үзкыйммәтне киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан "Сакчыл производство"ны кертүгә зур игътибар бирелә.

Иң зур байлык - кешеләр

Һәрбер предприятиенең алыштыргысыз төп хәзинәсе - аның кешеләре, ветераннары, бүген хезмәт куючылары. Әлмәт автоюллар идарәсе начальнигы Рөстәм Гарифуллин да әнә шулай дип исәпли. Бүген идарәдә 228 кеше хезмәт куя. Аларның эш шартларын яхшырту, социаль проблемаларны чишү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Предприятиенең үзенең ашханәсе, сәламәтлек саклау пункты, көнкүреш, душ бүлмәләре бар. Зарарлы шартларда эшләүчеләргә махсус майлар, өстәмә түләүләр бүленә. Ә иң мөһиме, эшкә көн дә вахта китерә һәм кайтара.

Юл хуҗалыгында эшләү җиңел түгел. Юлларны тоту белән шөгыльләнү өчен зур тәҗрибә кирәк, ә ул еллар дәвамында туплана, ди идарә белгечләре. Чынлап та, өстән кояш кыздырып торган мәлдә юлларга кайнар асфальт җәюне, чатнама салкыннарда, күз ачкысыз бураннарда юл чистартуны һәркем дә башкара алмый. Монда тәҗрибә генә дә түгел, түземлелек, үз эшеңнең остасы булу да таләп ителәдер. Идарәдәге өч юл участогының икесенә нәкъ менә автомобиль юлларын карап тоту йөкләтелгән. Техникада эшләүчеләргә җәен "тимер атларына" бер төрле җайланмалар эләргә, кышын аларны башкаларына, кар чистарта, көри торганнарына алыштырырга туры килә. Мисал өчен, җәйге айларда су сиптерсәләр, салкыннар башлану белән комлы-тозлы катнашма сала торган сыешлык урнаштырыла. 1 ноябрьдән идарәдә автомобильләрне кышкы чорга күчерү турында приказ чыгарыла. Сезон үзгәрү белән бәйле рәвештә эш сәгатьләре дә үзгәртелә. Шоферларга һәм линиядә эшләүчеләргә һәрвакытта да иртәнге сәгать биштән көндезге икегә кадәр генә хезмәт куярга туры килми, һава торышы аларның графикларына да үзгәрешләр кертергә күп сорамый. Федераль һәм төбәк билгеләнешендәге трассалар тәүлекара контрольдә тотыла. Төнлә юл машиналары дежур торуга да карамастан, әгәр нинди дә булса участокта тоткарлык килеп туса, кичекмәстән башка техника да җәлеп ителә.

- Кайсы ел фасылы проблемалырак? - дип кызыксынабыз.

- Без ярымхәрбиләр кебек эшлибез. Кайсы гына чорны алма, һәрберсендә дә эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Кышын автоюллар буенча тоткарлыксыз йөрүне тәэмин итәргә кирәк. Җәен ремонтка зур игътибар бирелә. "Татнефтедор"ның 7 филиалы бар. Әлмәт филиалы - ул "Татнефтедор"ның йөзе. Чөнки нефтьчеләр башкаласына кунаклар күп килә. Безгә шуңа да икеләтә тырышырга, йөзебезне лаеклырак күрсәтергә туры килә, - диде хезмәтне оештыру бүлегенең әйдәп баручы инженеры Татьяна Серова.

Сер түгел, һәрберебезне иң беренче чиратта эш хакы борчый. Биредә идарә буенча уртача эш хакы 25 мең сум тәшкил итә. Баш хисапчы Гөлсинә Солтанова билгеләп үткәнчә, гыйнвар-февраль айларында, заказлар булмаганда да эш хакы фондыннан аванс рәвешендә бүлеп биреп шушы дәрәҗәне сакларга тырышалар. Ә инде юл эшләре сезоны башлангач, премияләр проценты да арта. Идарәдә хезмәткә түләүдә нефтьчеләр сәясәте саклана. Ел саен хезмәт хаклары индексацияләнә.

"Безнең коллективта талантлар күп. Барысы да җырлый һәм бии" - бу сүзләрне идарәдә эшләүче шактый кешедән ишетергә туры килде. Иҗади отчетлардан гына түгел, спартакиадалардан да дипломнар белән кайта икән АУАДлылар. Кече Сабантуйлары да зур Сабантуйдан ким узмый. Бер тату гаилә булып яши идарә коллективы. Шатлыклары да, кайгылары да уртак. Очраклы кешеләр берегеп кала алмый идарәдә. Зуррак акча эзләп киткәннәр арасында кабаттан кайтучылар да күзәтелә. Кайчакларда башка эш урыннарында хезмәт хакы югарырак була, тик коллектив мондагы кебек түгел. Гаилә җылысы тарткан кебек, Әлмәт автомобиль юллары идарәсенең киң күңелле коллективы тартып кайтара аларны. Бүген идарәгә нигездә шоферлар, механизаторлар, бульдозер машинистлары кирәк. Документы булган теләсә кем түгел, юлларда җаваплылык тоеп эшләүчеләр кирәк.

- Идарә администрациясе элек-электән һәрчак хезмәткәрләрнең хәленә керә. Кечкенә генә проблема булса да ярдәм кулы сузалар. Безнең коллективта эшләргә рәхәт, «һава торышы» гел яхшы, - диде профсоюзның цех комитеты рәисе Минәхтәм Халиков та.

Быел юбилейлар уңаеннан бүләкләнүчеләр дә күп булган. Бер караганда бу гаҗәп тә түгел, чөнки идарәдә ветераннар тарафыннан салынган данлы традицияләрне дәвам итеп, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, дистә еллар дәвамында хезмәт куючылар да бар. Коллективның тату, дус булуын раслаучы тагын бер нәрсәгә тукталмыйча мөмкин түгел. Алты дистә елга якын тарихы булган идарә башында нибары алты җитәкче торган. Болар - Елизар Иванов, Сергей Васильев, Рәис Гайнетдинов, Мәҗит Салихов, Флорид Абдуллин. Бүгенге җитәкче Рөстәм Гарифуллин да хезмәт юлын шушыннан башлаган.

Идарәнең 200 дән артык пенсионеры бар. 228 эшләүчегә шуның кадәр өлкән туры килүгә дә карамастан, лаеклы ялдагыларга зур игътибар күрсәтелә. Юбилейлар елы буларак, аларга санаторийларга юлламалар, бүләкләр күп бирелгән. Биләр, Свияжск, Чистай, Казанга экскурсияләр еш оештырыла. Ветераннарның бер генә мөрәҗәгате дә җавапсыз калмый.

Яшьләр - безнең киләчәк

Соңгы елларда коллективның яшәрүе күзәтелә. Филиаллар арасыннан яшьләр күп булган коллективтан санала АУАДлылар. Идарәдә 33 яшькә кадәрге 52 кеше хезмәт куя. Аларны яшьләр оешмасы бер канат астына туплаган.

- Без расланган яшьләр сәясәте концепциясе буенча эшлибез, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды яшьләр оешмасы рәисе Диана Сибгатуллина. - Шулай ук "Татнефть"тәге төрле корпоратив проектларны тормышка ашыру буенча да актив эш алып барыла. Әлеге проектларны кертү буенча эшче комиссия төзедек. Яшь хезмәткәрләр өчен идарә тарафыннан эшләү генә түгел, ял итү өчен дә шартлар тудырылган. Үткәрелә торган барлык чаралар да - яшьләргә игътибарны җәлеп итәргә, карьера үсеше өчен белемнәрен, осталыкларын, сәләтләрен ачарга зур мөмкинлек. Яшьләргә һәрдаим теләктәшлек күрсәткәннәре, безгә үзебезне яхшы һәм тыныч хис итәргә мөмкинлек бирүче күпсанлы социаль гарантияләр өчен идарә җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Социаль гарантия димәктән, алары да "Татнефть"тәге кебек. Шулай ук никахлашканда, сабыйлары дөньяга килгәндә, армиягә киткәндә һәм башка истәлекле вакыйгалар уңаеннан матди ярдәм күрсәтелә, процентсыз ссудалар да каралган. Балалары тәүге тапкыр мәктәпкә баручыларга уку кирәк-яраклары бүләк ителә.

Үз почмагың булуга ни җитә! Идарәдә хезмәт куючылар өчен бу хыял түгел, ә чынбарлык. Чөнки Әлмәт автоюллар идарәсе социаль ипотека программасында катнаша. Димәк, киләчәктә дә өй туйларын уздыручылар булачак. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирүнең дә исәбе алып барыла. Коллективта эшләүчеләр арасында 6 кеше шундыйлардан санала. Укучыларның җәйге ялын оештыру да игътибар үзәгендә. Ел саен хезмәткәрләрнең балалары "Юность", "Солнечный", "Дружба", "Факел" лагерьларында ял итә.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Әлмәт автоюллар идарәсе 20 нче ТОСМСның баш предприятиесе булып тора. Әлеге җирле үзидарә территориясендә нигездә шәхси сектор урнашкан. Ел саен биләмәне тәртипкә китерү буенча саллы хезмәт куела. Тату коллектив шәһәребезне матурлауда турыдан-туры хезмәтләре белән генә түгел, җәмәгать эше буларак та актив катнаша.

Ирина Апачаева

Хөрмәтле хезмәткәрләр, ветераннар, коллегалар!

Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте җиңелдән түгел. Көндәлек фидакарь хезмәт, һөнәри осталык һәм югары җаваплылык автомобиль юлларында һәм эре автомагистральләрдә транспортның имин хәрәкәтен тәэмин итә. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәм белән!

Әлмәт автоюллар идарәсе начальнигы Рөстәм Гарифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250