Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәйдә "Голос. Дети" проектында өченче урынга лаек булды

"Беренче канал" дагы "Голос. Дети" проекты финалында Сабина Мустаева җиңүгә иреште.

Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова өченче урынны алды.

Сабина Мустаевага тамашачыларның 45 проценты, Евдокия Малевскаяга 28 проценты, Сәйдә Мөхәммәтҗановага 27 проценты тавыш бирде.

Сабинага 500 мең сумга сертификат һәм танылган тавыш яздыру компаниясе белән җырлар яздыруда хезмәттәшлек итү хокукы бирелде.

P.S. Туры эфирда 733 меңнән артык тавыш җыелган. SMS-тавышлардан тупланган акчалар авыру балаларга хәйрия ярдәме итеп бирелә. Озакламый өлкәннәр өчен "Голос"ның 4 нче сезонына катнашуга заявкалар кабул ителә башлаячак. Ә бер айдан соң "Голос. Дети" проектының 3 нче сезонына кастинг игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса