Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугышны алар сайламый

Бүген, 15 февральдә, Әлмәтнең "Хәтер" мәйданында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 24 ел тулуга багышланган митинг узды.

Мәгълүм булганча, 15 февральдә якындагы һәм ерак чит илләр территорияләрендә хәрби бәрелешләрне җайга салуда катнашкан сугышчы-интернационалистларны да искә алалар. Андыйлар бүген төбәктә 500 ләп кеше. Шуларның 77 се сугыштагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Нәкъ 24 ел элек 15 февральдә совет гаскарләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Бу вакыйгадан соң чирек гасырга якын вакыт узган. Тән җәрәхәтләре тартылган, ләкин йөрәк яралары сыкрый әле. 103 нче гвардия һава десанты дивизиясе составында Кабулда хәрби бурычын үтәгән Владимир Семеновның яшьле күзләре моңа дәлил.

- Тыныч тормышка кайту мөмкинлеге белән бу көн - бәйрәм. Икенче яктан, солдат бурычын үтәгәндә чит җирләрдә ятып калган дуслар хәтерен яңартканга "моңсу көн", - ди әфганчы.

Сугышны сайламый солдат. Киткәндә "исән калырмынмы" дип тә уйламый ул. Солдат приказ үти. Ватан чакыруы белән Әфган сугышына киткән 500 дән артык әлмәтленең дистәдән артыгы туган якларына исән-сау әйләнеп кайта алмый. 1945 елдан соң гына да Россия солдатлары Ватан чакыруы буенча Мисыр, Корея, Төньяк Кавказ, Грузия кораллы каршылыкларында катнашты. Андый бәрелешләрдән соң туган йорты бусагасына тагын унбер Әлмәт егете "кайгы" булып кайтты.

1986 елда Әлмәттә ВЛКСМ шәһәр комитеты каршында сугышчы-интернационалистлар шурасы төзелә. Тагын 4 елдан "Хәтер" хәрби-патриотик берләшмәсе оеша. 1992 елдан оешма Әфган сугышы ветераннарын һәм башка локаль каршылыкларда катнашканнарны берләштергән Татарстан республика берлегендә тора. Сугышта ныгыган дуслык тыныч тормышта да көчен югалтмаган. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов та сәламләү чыгышында: "Әлмәт ветераннар хәрәкәтенең республикада танылуы шуны раслый", - дип билгеләп үтте.

Киләсе елга совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тула. Бу уңайдан бер генә ветеран да, сугышта баласын югалткан бер генә ана да игътибарсыз калмаячак. Әфган сугышы ветераннарын һәм башка локаль каршылыкларда катнашканнарны берләштергән Татарстан республика берлеге рәисе Сергей Брусов шундый вәгъдә бирде.

Митингтан соң муниципаль район башлыгы кайнар нокталарда һәлак булган Әлмәт егетләренең аналары белән очрашты.

Шул минутларда физкультура техникумында "Хәтер" берләшмәсенең күчмә кубогына республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге урта-махсус уку йортлары арасында хәрби-спорт уеннарының төбәк туры узды.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250