Суга батучыларның өчесе – Әлмәтнеке
Ык елгасының Минзәлә районындагы урынында фаҗига булды - балыкчылар утырган "УАЗ 3909" машинасы боз астына китте.
Бу хәлнең шаһиты булганнар шунда ук коткаручыларга шалтыраталар. Ике балыкчы машинадан чыга ала, аларны шунда ук җирле шифаханәгә озаталар. Ә менә калган өч кеше суга баткан машинадан чыга алмый һәм фаҗигале рәвештә һәлак булалар. Водолазлар батып үлүчеләрнең гәүдәләрен судан тартып чыгара. Вакытсыз гомерләре өзелүчеләр Әлмәттә яшәүче 2001 елны малай, 1960 елгы ир-ат һәм 1957 елгы кәләйле булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа