Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су коену сезоны 1 июньнән башлана

Су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаса да, инде елга-күл буйларында кызынучы, хәтта су керүче кешеләрне күрергә була. Әлмәт муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең узган атнада үткән киңәйтелгән утырышы көн тәртибенә дә беренче булып шушы мәсьәлә куелган иде.

Су коену сезонында бәхетсезлекләр булып торса да, күпләр моңа игътибар итми. Кешеләрнең ял итү, су керү өчен моңа махсус каралмаган, санитария таләпләренә җавап бирмәгән сулыкларны сайлавы һич кенә дә аңлашылмый. Спиртлы эчемлекләр кулланып, йөзәргә маташучылар да күзәтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе начальнигы В.А.Грезневның утырышта ясаган чыгышы уйландырырлык. Анда китерелгән саннар куандырырлык түгел: 2008 елда безнең сулыкларда 9 кеше батып үлгән. 2009 елда мондый бәхетсезлеккә 7 кеше дучар булган. 2010 елда аларның саны 14 кә җиткән. Узган ел исә суда батып үлгән ике кеше теркәлгән. Быел әле коену сезоны башланмады, әмма суда өч кешенең гомере өзелгән инде.

Әлмәт муниципаль районының ел саен сулыкларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында карары чыгарыла. Агымдагы елдагысына 15 майда кул куелган. Быелгы су коену сезоны 1 июньнән башлана һәм 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Утырышта хәбәр ителгәнчә, әлегә шәһәр күлендә генә су коенырга мөмкин. Биредә күлнең төбе, яр кырыйлары чистартылган, башка төрле чаралар үткәрелгән. Шушындый ук эшләр Кичүчаттагы сусаклагычта алып барыла.

В.А.Грезнев шәһәр һәм райондагы янгын торышын да бәян итте. Ел башыннан янгыннарда тугыз кешенең гомере өзелгән. Көннәр эссе тора. Бу янгын чыгу куркынычын тагын да арттыра. Шуңа күрә һәркемнән уяу булу сорала. Бәхетсезлек очракларын сулыкларда, урманнарда булу һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап кисәтергә мөмкинлеген һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Үзебезнең, балаларның, якын-тирәдәгеләрнең тормышы - үзебезнең кулларда.

Утырышны йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.А.Богданчиков сулыкларда патрульлек итүне оештыру зарурлыгына күрсәтте, тагын бер кат балалар, укучылар белән сулыкларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында әңгәмәләр оештырырга тәкъдим итте.

И.Апачаева.

Фото: http://rayvesti.ucoz.ru/news/60

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250