Әлмәт таңнары

Студентлар район башлыгыннан исемле стипендия алды

"Ышанычыгызны акларбыз!" Төбәктәге югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары һәм аспирантлары исемле стипендия тапшыру тантанасында шундый вәгъдә бирде.

Мәгълүм булганча, 2002 елдан фән өлкәсендәге казанышлары өчен алдынгы студентларга һәм аспирантларга район башлыгының исемле стипендияләре тапшырыла. Быел әлеге мәртәбәгә 4 аспирант һәм 32 студент лаек булды.

Реклама

- Әлмәт районының мәгариф потенциалы көчле. 15 югары һәм махсус урта уку йортында 13 меңгә якын студент белем ала. Ә бирегә аларның иң-иңнәре: уку алдынгылары, халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә, фәнни конференцияләрдә һәм спорт ярышларында катнашучылар җыелды, - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов. - Төбәк, республика һәм илебез үсешенә өлеш кертәчәк гыйлемле белгечләр булырсыз дип ышанам.

Җитәкче кулыннан бүләк алган студентлар әлеге ышанычны акларга тырышачаклары турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: