Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль хезмәткәрләр бәйрәм итте

Илебездә 2001 елдан башлап ел саен 8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне Әлмәттә Яшьләр үзәгендә әлеге һөнәрне үз итүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.

Бәйрәм сәбәпчеләрен котларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Г.Хәйруллин килгән иде. Ул үзенең чыгышында социаль хезмәткәр һөнәренең мактаулы, үзенчәлекле булуын, мәрхәмәтлелек белән сугарылуын ассызыклады. Бүген Әлмәт демографик ситуация, гомер озынлыгы буенча республикада алдынгылар сафында бара. "Монда өлкәннәргә, авыруларга ярдәм кулы сузган социаль хезмәткәрләрнең дә өлеше бар", - дип билгеләп үтте Равиль Газнавиевич. Ул бу өлкәдә эшләүче һәркемне район башлыгы һәм башкарма комитет исеменнән котлап, изге теләкләрен җиткерде, фидакарьләргә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Арада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Мактау грамотасын алучылар да булды.
Социаль яклау идарәсе начальнигы З.Ш.Шакирҗанов коллективның төрле катлау кешеләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча бурычны уңышлы үтәүләрен, күпкырлы хезмәтләре белән районның социаль тотрыклылыгына өлеш кертүләрен, идарә эшчәнлегенә министрлыкта да, муниципалитетта да уңай бәя бирелүен бәян итте. Закирҗан Шәрипович та алдынгыларга идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Татнефть" ААҖ нинди генә хәл килеп тумасын, һәрвакыт хәйрия ярдәменнән ташламый. Нефтьчеләрнең изге гамәлләре һәрдаим кылына. Менә бүген дә "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Г.К.Яруллин компаниянең генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдинов, профком һәм ТР иҗтимагый палатасы исеменнән кече күңелле, шәфкатьле социаль хезмәткәрләргә бәйрәм теләкләрен һәм шул ук вакытта кирәкле дә, авыр да булган эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерергә килгән.
Социаль яклау идарәсе ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов бу хакта чыгышында искәртеп узды. Ул хөкүмәтнең өлкәннәргә карата игътибарын арттыруын, моның социаль хезмәткәрләрнең сафында да чагылуын әйтте. Васыйл Фатыйхович та буш кул белән килмәгән: ул да ветераннар советы Рәхмәт хатларын бирде.
Бәйрәм сәхнәсеннән чыгыш ясаучылар байтак булды. Аларның һәрберсе бүген тормышны социаль хезмәткәрләрдән башка күз алдына китереп булмавын ассызыклап, мәрхәмәт ияләренә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.
Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Үзешчәннәребез бу җиңел булмаган өлкәдә эшләүчеләргә иң матур җырларын, биюләрен бүләк итте.
И.Апачаева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250