Сораулар да күп, уңышлар да бар
"Бүген ялкау гына торак-коммуналь хуҗалыкны сүкми. Җитешсезлекләр бар. Без тулаем системаның тотрыклы эшләвен телибез, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең артуына ышанабыз" - әлеге тармак хезмәткәрләренең быелгы һөнәри бәйрәмнәре әнә шундый сүзләр белән башланып китте.
Әйе, тармакта проблемалар җитәрлек. Башка өлкә булса, без алар белән даими очрашмаган да булыр идек. Торак-коммуналь хезмәтләрсез бер көн дә яшәп булмый шул. Ләкин дөреслек хакына шунысы белән дә килешергә кирәк, күпме генә зарлансак та, соңгы елларда алга китеш бар. Бу хакта үзенең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Мәҗит Салихов та билгеләп үтте. Мисал өчен, алты ел эчендә махсус программа нигезендә 335 күпфатирлы торак йортка 2035,6 миллион сумлык капиталь ремонт ясалды. Бүген инде быелга планлаштырылган 35 йортның 33 ендә ремонт эшләре башланган. Район башлыгы калабызда микрорайоннарны төзекләндерүдә дә күп хезмәт куелуын, монда нефтьчеләрнең дә өлеше зур булуын искәртеп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә фидакарьләр күп. Мәҗит Салихов аларга Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, коммуналь предприятиеләр берлегенең, район Советы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында йортлар буенча "өлкән" итеп сайланучыларның да булуы аеруча куандырды.
Күркәм гадәт буенча бәйгеләрдә җиңүчеләр дә сәхнә түренә чакырылды. "Чәчәктә утыручы ишегалды" номинациясендә җиңүче "Альянс" ҖЧҖга Тукай проспектындагы 19 нчы йорт яны территориясен төзекләндерүгә 40 мең, ишегалдын матурлауга үзеннән өлеш керткән Валентина Голенищевага 10 мең сум, II урын алган "7 нче ЖЭУ"га Герцен урамындагы 80 а йорты янын төзекләндерүгә 24 мең, әлеге йортта яшәүче Нина Шевченкга 6 мең, III урындагы "12 нче ЖЭУ" һәм "Надежда" җәмгыятьләренә шул рәвешчә Ленин урамындагы 139 б һәм 111 нче йорт янын матурлауга 16 шар мең, Надежда Нестеровага белән Александра Кротовага 4 әр мең сум акча һәм I-III дәрәҗәдәге дипломнар бирелде. Түбәнмактамалыларның да әлеге номинациядә беренче урыннары 16 мең (Садовая урамындагы 21 нче йорт тирәсен төзекләндерүгә) һәм Нәфисә Мостафина 4 мең сумлык бүләк белән билгеләп үтелде. Шулай ук башка нәшатлыларга, шул исәптән подъездларын тәртиптә тотучыларга, балконнарын чәчәккә күмүчеләргә дә премияләр тапшырылды.
Торак-коммунальчылар спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ел саен уздырылучы спартакиада иң көчлеләрне ачыклый. Бу юлы аның нәтиҗәләре буенча "Светсервис" командасы җиңүче дип табылды. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте икенче, "Надежда", "Темп", "Успех" җәмгыятьләренең берләштерелгән командасы өченче урын яулады.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә эшләүчеләр көче белән әзерләнгән концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм тәмам һәм һәркем үзенә беркетелгән хезмәт вазифасын башкаруны дәвам итәргә ашыкты. Шунсыз булмый: торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр бер мизгелгә дә туктап тора алмый.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа