Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Син соңласаң, субсидия дә соңара

Ба­ла­лар бак­ча­сы өчен суб­си­дия алыр­га те­ләү­че­ләр тү­ләү­лә­рен һәр ай­ның 19 нчы чис­ло­сын­нан да соң­га кал­мый баш­ка­рыр­га ти­еш.

Шу­лай бул­ган­да гы­на алар ком­пен­са­ци­я­не ва­кы­тын­да ала ала­чак. Бил­ге­лән­гән срок­тан соң тү­ли­ләр икән, ак­ча ба­ры­бер би­ре­лә­чәк, тик ул хи­сап сче­ты­на бер ай­га со­ңа­рып уты­ра­чак. Бу хак­та баш­кар­ма ко­ми­тет­та уз­ган бри­финг­та ки­сәт­те­ләр.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, "Мә­га­риф ту­рын­да"­гы фе­де­раль за­кон ни­ге­зен­дә 1 гыйн­вар­дан ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на тү­ләү арт­ты. Шу­ның нә­ти­җә­сен­дә Та­тарс­тан­да ад­рес­лы со­ци­аль яр­дәм хәс­тә­ре кү­рер­гә бул­ды­лар. Мо­ңар­чы ал­ган ке­бек үк хә­зер дә һәр га­и­лә бак­ча­га йөр­гән бер ба­ла­сы өчен тү­ләү­лә­ре­нең 20 про­цен­тын кай­та­ра. Ике ба­ла­сы йө­рү­че­ләр 50 про­цен­тын, 3 ба­ла­сын бак­ча­га йөр­тү­че­ләр исә вз­нос­ла­ры­ның 70 про­цен­тын ки­ре ала. Мо­ңа өс­тәп, га­и­лә­нең ке­ше ба­шы­на ке­ре­ме­нә ка­рап җир­ле каз­на­дан да өс­тә­мә суб­си­дия ка­рал­ган.

- Бюд­жет фор­ма­лаш­тыр­ган­да әле­ге чы­гым­нар са­лын­ды. Ак­ча бу­ла­чак, - дип ис­кәр­тә со­ци­аль як­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се За­кир­җан Ша­кир­җа­нов. - Хә­тер­лә­сә­гез, ул җан ба­шы­на 10 мең сум, 10-15 мең сум һәм 15-20 мең сум бул­ган­нар­га би­ре­лә. Һәр ай­ның 19 ына ка­дәр тү­ләү шар­ты бе­рен­че төр­кем­гә, ягъ­ни га­и­лә ке­ре­ме һәм­мә­се­нә 10 мең тәң­кә һәм ан­нан да ким бу­лу­чы­лар­га ка­гы­ла.

Тү­ләү - бер, ә кви­тан­ция - ике

Уз­ган ел де­кабрь аен­да аз ке­рем­ле га­и­лә­ләр­дән өс­тә­мә ком­пен­са­ция өчен до­ку­мент­лар ка­бул ит­те­ләр. Мә­га­риф ида­рә­се җи­тәк­че­се Ра­фаэль Га­ни­ев сүз­лә­рен­чә, бар­лы­гы 4800 га­и­лә өс­тә­мә по­со­бие ала­чак. Бу 5500 ба­ла ди­гән сүз. Ягъ­ни ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йө­рү­че­ләр­нең яр­ты­сы­на җир­ле бюд­жет­тан ад­рес­лы яр­дәм ка­рал­ган.

Гыйн­вар­да ба­ла­ла­ры бак­ча­га йөр­гән кай­бер ата-ана­лар кул­ла­ры­на баш­та ту­лы сум­ма күр­сә­тел­гән бер кви­тан­ция ал­ды. Ан­на­ры ки­сә­тү әмә­ле бу­ла­рак та­гын ике­не та­рат­кан­нар. Бу җан ба­шы­на ке­ре­ме 10 мең ту­ры ки­лү­че­ләр­гә шу­лай. Алар­га баш­та 60 про­цен­тын тү­ләү, рес­пуб­ли­ка­дан һәм җир­ле каз­на­дан ад­рес­лы яр­дәм кил­гәч, кал­га­нын кап­лау мөм­кин­ле­ге ди­гән сүз. Бу аз ке­рем­ле га­и­лә зур сум­ма­ны берь­ю­лы чы­га­рып сал­ма­сын өчен шу­лай эш­лә­нә.

Ми­сал өчен, өч ке­ше­дән тор­ган га­и­лә. Ке­рем­нә­ре җан ба­шы­на 10 мең­нән арт­мый. 2 нче тип­та­гы бак­ча­га йө­рү­че ба­ла­ла­ры­на тү­ләү 2504 сум тәш­кил итә. Ки­лә­се ай­дан бу га­и­лә­гә ике кви­тан­ция би­ре­лә­чәк. Ай­ның 19 нчы чис­ло­сы­на ка­дәр алар сум­ма­ның 60 про­цен­тын, ягъ­ни 1502 су­мын тү­ләр­гә ти­еш бу­ла­чак.

Бер ба­ла өчен ата-ана­га рес­пуб­ли­ка­да бил­ге­лән­гән ур­та­ча ата-ана вз­но­сы­ның (1246 сум) 20 про­цен­ты, ягъ­ни 249 сум кай­та­ры­ла­чак. Өс­тәп аз ке­рем­ле бул­ган­га ра­йон бюд­же­тын­нан 753 сум ад­рес­лы яр­дәм ки­лә­чәк. Шу­лай итеп га­и­лә­нең хи­сап сче­тын­да 1002 сум туп­ла­на. Кви­тан­ци­я­нең икен­че өле­шен, кал­ган 40 про­цен­тын, ә ул 1002 сум тәш­кил итә дә, шу­ның бе­лән кап­лый. Тик әле­ге ком­пен­са­ция ва­кы­тын­да күч­сен өчен бе­рен­че тү­ләү­не һәр ай­ның 19 ын­нан да со­ңар­мый баш­ка­рыр­га ки­рәк.

Суб­си­ди­я­гә дәгъ­ва кы­лу өчен до­ку­мент­лар­ны яр­ты ел са­ен тап­шы­рыр­га, шу­лай ук нин­ди­дер сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да га­и­лә ке­ре­ме ки­ме­гән оч­рак­та алар­ны яңар­тып то­рыр­га ки­рәк.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Гү­зәл Ми­на­зо­ва, ху­җа­би­кә: Ба­ла­быз икәү, тик әле­гә кы­зым­ны гы­на II тип­та­гы бак­ча­га йөр­тә­без. Ирем эш­ли, мин 2 яшь­лек улым бе­лән өй­дә уты­рам. Дүрт җан бер ке­ше өс­тен­дә. Һәм­мә­без­гә ке­рем 10 ар мең­нән дә ким­рәк ту­ры ки­лә. Бу шарт­лар­да ай са­ен 2504 сум тү­ләү бер дә кү­ңел­ле хәл тү­гел. Гыйн­вар­да кви­тан­ци­я­ләр­не ике тап­кыр бир­де­ләр. Баш­та ту­лы бәя языл­ган­ны. Ан­на­ры та­гын ике­не. Бу­сы өлеш­ләп тү­ләү өчен ди­де­ләр. Тәр­би­я­че­ләр ни өчен алай икә­нен анык аң­лат­ма­ды. Бак­ча мө­ди­ре, өлеш­ләп тү­лә­сәң ком­пен­са­ция күб­рәк бу­ла, ди­де. Ыша­ныр­га­мы?! Тү­ләү сро­гы ту­рын­да да ки­сәт­мә­де­ләр. Бе­рен­че бир­гән кви­тан­ци­я­не дү­шәм­бе тү­лә­дем. Мон­нан соң да бер ге­нә тап­кыр тү­ләр­мен дип то­рам. Ике тап­кыр банк­ка ко­мис­сия тү­ләү­дән тар­ты­нып тү­гел, бер га­мәл өчен ике тап­кыр йө­ри­се кил­мә­гән­гә. 3 яшь­кә ка­дәр ба­ла бе­лән өй­дә уты­ру­чы­лар­га бы­ел по­со­бие тү­ли баш­лый­лар дип вәгъ­дә ит­кән­нәр иде. Кай­чан, кем һәм кем­гә би­ре­лә­чә­ге ту­рын­да ләм-мим.

P.S. Гү­зәл­нең со­ра­вын со­ци­аль як­лау ида­рә­сен­дә: "Без­нең әни­ләр­гә ка­гыл­мый ул. Әле­ге за­кон туу­чы­лар са­ны үлү­че­ләр са­нын­нан күп бул­ган тө­бәк­ләр­дә эш­лә­мә­я­чәк", - дип шә­рех­лә­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250