Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр төзелеше советы утырышы узды

Быел Әлмәт урамнарындагы дельфин, фил һәм башкалар янына шүрәле, бегемот, сыер һәм сарыклар да өстәләчәк. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары чәршәмбе көнне узган утырышта моңа ризалык бирделәр.

Киңәшле эш таркалмас, ди. Бәлки шуңа күрә дә нефтьчеләр башкаласы менә ничә ел инде ил, республика күләмендә иң төзек, матур шәһәр дигән исемен югалтмыйча тота. Быел да урамнарга, юл боҗраларына, парк-скверларга нинди чәчәкләр утырту һәм ни рәвешле түтәлләр ясау да уртага салып тикшерелде. Аллы-гөлле чәчәкләр шәһәрнең барлык урамнарында да диярлек утыртылачак. Агымдагы елда Тукай проспектында, "Ак каен" кибете янында да яңа чәчәклекләр пәйда булачак. Хөкем йорты янында узган ел гына ясалган скверда былтыргы 60 саны урынында чыршы, туя, можжевельник, барбарис агачлары утырталар.

Композиция зоналары да артачак. Шарлавыклы буалар тирәсенә сыерлар һәм сарыклар җибәрү күздә тотыла. Дөрес, кайчакларда Бигәш халкының хайваннары калабызның бу гүзәл урынын "бизәп", агачларны сындырып китә. Ә бу чәчәкләрдән, яшеллектән ясалган хайваннар, чәй сервизы, бегемот, шүрәлеләр әлмәтлеләрнең һәм кунакларның күңелләренә хуш килергә тиеш. Һәрхәлдә, утырышта күрсәтелгән эскизлар сокланырлык иде. Хәтта залда утыручы әгъзаларның берсе: "Боларның барысын да тормышка ашырып өлгерерлекме?" - дип сорап куйды. Чәчәк үстерү һәм утырту белән шөгыльләнүче шәһәр автоюллар идарәсе хезмәткәрләренең җабавы катгый - "Үсентеләр әзер, көн җылынганны гына көтәбез".

Арада һәр кибет, сәүдә ноктасына да биналары каршында чәчәкләр үстерүне йөкләргә дигән тәкъдим кертүчеләр булды. Чынлыкта исә, шәһәрне һәм районны төзекләндерү кагыйдәләре буенча, эшчәнлек җәелдергән һәркем территориясен 25 метр радиус әйләнәсендә тәртиптә, матур итеп тотарга тиеш.

Йортларда яшәүчеләр белән нинди генә җыелыш, чара уздырылса да, һәммәсендә дә торак йортларына капиталь ремонт ясауларын сораган гозерләрне ишетергә туры килә. "Безнең дә матур өйдә яшисебез килә", - диләр алар. Республикадагы башка районнардан аермалы буларак, Әлмәттә капиталь ремонт барышында фасадлар да үзгәртелә. Нәтиҗәдә иске йортлар әле генә сафка бастырылгандай була. Фасадларны кем ничек тели, шулай буйый алмый - ул да шәһәр төзелеше советы тикшерүенә куела. Менә бу юлы да 23 торак йорт турында фикер алышынды. Берничә вариантта эшләнгән эскизларда күпчелек классик стиль сакланган. Фәхретдин урамындагы 14 нче йортны хәрби тематикага багышлап буямакчылар иде, әмма совет әгъзалары моңа каршы төште. Кабаттан эшләргә әйтеп кичектерелгәннәре дә күзәтелде. Йортлар әйләнә-тирәдәгеләре белән яраклаштырылырга тиеш, диделәр.

Иске Әлмәт микрорайоны яңаруын дәвам итә. Бүген биредә район Мәдәният йорты реконструкцияләнә. Шушы тирәдәге "Иске замок" кафесы да исеме җисеменә туры килерлек итеп, башнялар ясалып үзгәртеләчәк.

Әлмәт дәүләт драма театры да реконструкцияне көтеп ала. Ниһаять, Мәдәният елында теләкләр тормышка аша. Төзекләндерү эшләреннән соң бинаның бүгенге төсе дә үзгәртеләчәк. Тиздән безне яктырак төсләргә буялган театр каршы алачак.

Утырышта епархия идарәсе төзү һәм реконструкция белән бәйле башка сораулар да каралды. Безнең игътибарны аеруча Ленин урамында "Нефтьче" Мәдәният сарае янындагы юлның икенче ягындарак Пенсия фонды идарәсенең тагын бер бинасын төзү турындагысы кызыксындырды.

- Бүген Әлмәттә 51 меңгә якын пенсионер исәпләнә. Хәзерге бинабыз кысан. Аннан өлкәннәргә идарәгә йөрүе дә уңайсыз. Аларны монда төзелгән бинада кабул итүләр оештырсак, отышлы булыр иде. Троллейбус-автобус йөреп тора, - дип үтенечен җиткерде идарә начальнигы Фая Атласовна.

Әлегә пенсионерларны шатландырырга иртәрәк. Күз тоткан урынны ЮХИДИ һәм башка службалар белән тикшерергә әйтелде. Таләп һәркемгә бертөсле - син бина төзисең икән, аның янында машина кую урыны, инвалидларга тоткарлыксыз үтеп керү өчен шартлар тудырылырга тиеш.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250