Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шимбә өмәләрендә актив катнашыйк

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе яңа билгеләүне игълан итү белән башланып китте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифасына 14 апрель көнне булып үткән бәйге нәтиҗәсендә 4 кандидат арасыннан С.Дудкин билгеләнгән.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гыйрфанов узган атнаның иң зур вакыйгасы - су басуларга тукталып, зыян күрүчеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү, эвакуацияләү, аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында тулы мәгълүмат җиткерде. Татарстан республикасы вице-премьеры Р.Муратов муниципаль район службалары эшчәнлегенә уңай бәя биргән. Нефтьчеләр һәрвакыттагыча төбәктә яшәүчеләрне ярдәмнәреннән ташламады. Алар 15 берәмлек техника бүлеп биргән, 125 кеше коткару чараларында катнашкан. Үз теләкләре белән су баскан урыннарда яшәүчеләргә булышучылар да күп күзәтелгән. М.Гыйрфанов һәммә кешегә дә, службаларга, оешмаларга, уку йортларына, "Луч" телекомпаниясенә рәхмәтен белдерде. Хәзерге вакытта махсус комиссия, иминиятләштерү фирмалары тарафыннан күрелгән зыянны ачыклау буенча эш оештырылган, шулай ук зыян күрүчеләр хезмәт куйган оешма-предприятиеләргә дә хатлар юлланган.

Районда да кайбер авылларда су басулар күзәтелгән. Түбән Абдул, Д.Ямаши, Рус Акташы, Яңа Еланьдагы берничә йорт хуҗасы зыян күргән. Хәзерге вакытта аларда да тормыш үз җаена кайткан.

Экологик икеайлык кысаларында шәһәр һәм район территорияләрен чүп-чардан тазарту, биләмәләрне яшелләндерү буенча эшчәнлек дәвам итә. Барлыгы 12 мең кеше әлеге чараларда актив катнашып, 185 машина чүп-чар түгелгән. Мәгълүм булганча, 21 апрельдә шимбә өмәсе узачак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Богданчиков әлмәтлеләрне территорияләрне чистартудан читтә калмаска, үз өлешләрен кертергә чакырды.

Киңәшмә ахырында агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, күрсәтмәләр бирелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250