Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шевченко урамында юл ачылды

Бүген әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары, калабыздан узып-китеп йөрүчеләр нефтьчеләрдән зур бүләк алды - Шевченко урамындагы юлда барган капиталь ремонт тәмамланып, куллануга тапшырылды.

Шәһәр елдан-ел яңара, төзекләнә, уңайлыклар арта бара. Торак йортлар, социаль объектлар белән беррәттән юллар да ремонтлана, урамнар киңәя. Калабыздагы төп урамнарның берсе булган Шевченко урамына да 2011 елда икенче сулыш өрелде. Эшләр Татарстан Республикасы бюджеты (50%) һәм "Татнефть" ААҖ средстволары (50 %) хисабына алып барылды. Ул чакта реконструкция Р.Фәхретдиннән Мәрҗани урамнарына кадәрге участокта уздырылды. Төзүчеләр проспектына кадәрге булган арада эшләр кичектерелгән иде. Быел 12 июльдән биредә дә капиталь ремонт башланды һәм менә кыска вакытта капиталь ремонт тәмамланып, юл кабаттан ачылды.

Бу юлы юл тулысы белән "Татнефть" компаниясе хисабына ремонтланды.

- "Татнефть" ААҖ капиталь ремонт өчен 122 миллион сум акча бүлеп бирде. Нефтьчеләргә бу проектлары өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү урынлы булыр. Мондый сыйфатлы юлларны Европа илләрендә генә күрергә була, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов юл ачу тантанасында чыгыш ясап. - Аларның тырышлыгы белән Әлмәттә социаль объектлар, юллар төзелә, ремонтлана. Быел гына да "Татнефть" шәһәр һәм район юлларын төзекләндерүгә 250 миллион сум акча бүлеп бирде.

Район башлыгы әлеге юлны ремонтлауда аеруча тырышлык куйганнарга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нефтьчеләрнең халыкның тормыш-яшәеш шартларын яхшыртуга тоткан кыйблаларыннан тайпылырга исәпләре юк. "Татнефть" ААҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков генераль директор исеменнән чыгыш ясап әнә шулай дип белдерде.

- "Татнефть" юл төзелеше белән генә шөгыльләнеп калмый, ул аларны карап тоту хакында да кайгырта. Шәһәр урамнары буенча юлларга су сиптереп, тимер-томыр җыеп йөрүче яңа машиналар юкка сатып алынмады. Болар компаниянең генераль директоры таләбе белән шәһәрне чиста тоту, тузан-пычракны киметү өчен эшләнде. "Татнефть" киләчәктә дә шәһәр һәм район үсешенә өлеш кертәчәк. Бу авыр шартларда тир түгеп эшләгән нефтьчеләр акчасы. Моны һәркем аңласын һәм бәяләсен, юлларга сакчыл карасын иде.

Азактан журналистларга биргән әңгәмәсендә Федор Щелков "Татнефть"нең быел Әлмәт юлларын ремонтлауга 240 миллион сумнан артык акча кертергә планлаштыруын да әйтте.

- Полевая урамында да реконструкция тәмамланып килә. Моның белән эшләр тәмамлана дигән сүз түгел, без киләсе елда да башка урамнарда эшләргә исәплибез. "Д" зонасына сизелерлек ярдәм күрсәтеләчәк. Президент программасына өстәм компания тарафыннан каралган 35 миллион сумга асфальт җәеләчәк, - диде ул. - Шунысын да билгеләп үтәсе килә, элеккеге юллар белән хәзергеләре арасында җир белән күк аермасы. Өч ел элек "Татнефть" юл оешмасына чит илдә эшләнгән яңа юл техникасы, заманча җайланма сатып алды. Һәрбер җайланманың бәясе - кимендә 100 миллион сум чамасы. Бүген без сыйфатлы асфальт җитештерә алабыз.

Заманча юл - шәһәрнең транспорт схемасына арттыру мөмкинлеге дә. Троллейбус хәрәкәте өчен электртапшырулар линиясе әзер. Димәк, тиздән әлмәтлеләр өчен тагын бер бүләк булачак. Шевченко урамының ремонт ясалган бу юл участогына бигрәк тә руль артында йөрүчеләр шатланды. Шатланырлык та - магистраль 12 метрдан 21 метрга кадәр киңәйтелгән, юл биш һәм алты полосалыга әйләнгән. Граниттан бордюрлар, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы, тукталыш павильоннары куелган. Юлның ике ягында да җәяүлеләр өчен тротуар ясалган. Инженерлык коммуникацияләрен күчерү, суүткәргечләрне алыштыру, яктырткычларны монтажлау, агым сулар канализациясен ясау, яңа агачлар утырту кебек тагын бихисап эшләрне дә искә алсаң, аз вакыт эчендә ничек өлгерделәр икән дип шаккатып куясың. Эш кураторының "Елховнефть" нефть-газ чыгару икәнлеген белү белән барысы да аңлашыла. Җаваплы объектларда эшләп, үзен оста оештыручы итеп таныткан идарә һәммәсендә сыйфатлы нәтиҗә күрсәтә, билгеләнгән вакытка өлгертә. Шевченко урамы юлының беренче этабында да алар куратор иде.

- Безнең идарә дә күп кенә социаль объект кураторы булды, - диде "Елховнефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов. - Быел, мисал өчен, үзәк район шифаханәсе түбәсенә капиталь ремонт ясалды, тәрәзәләр алыштырылды, политехникумның уку сыйныфларына капиталь ремонт үткәрелде, "Иске Әлмәт" район Мәдәният йортында капиталь ремонт уздырабыз. Һәм менә Шевченко урамы юлы. Биредә дә һәркемгә куркынычсыз хәрәкәт телим.

Амин, шулай булсын, хәерле юллар!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса