Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салкын су счетчиклары подъездларга куела башлады

Күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрнең төп зары, иң күп шикаяте ОДНнар, ягъни тулаем йорт буенча исәпләүләр уңаеннан. Идарәче компанияләр әлеге проблеманы һәрбер подьезд терәгенә счетчиклар урнаштырып чишмәкче. Тукай проспектындагы 5 нче йортны "Альянс" җәмгыяте пилот проектын башлап җибәрү өчен юкка сайламаган. Идарәче компания җитәкчесе Александр Шаронов билгеләп үткәнчә, биредә салкын су...

Күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрнең төп зары, иң күп шикаяте ОДНнар, ягъни тулаем йорт буенча исәпләүләр уңаеннан. Идарәче компанияләр әлеге проблеманы һәрбер подьезд терәгенә счетчиклар урнаштырып чишмәкче.

Тукай проспектындагы 5 нче йортны "Альянс" җәмгыяте пилот проектын башлап җибәрү өчен юкка сайламаган. Идарәче компания җитәкчесе Александр Шаронов билгеләп үткәнчә, биредә салкын су буенча ОДН 20 процентка кадәр җитә. Яшәүчеләрнең бурычлары да аз түгел - 220 мең сум тирәсе.

- ОДН счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмау, приборларга хилафлык китерү һәм башка шуның ише күренешләр аркасында барлыкка килә. Ә менә бүгенгедәй подьездларга счетчиклар урнаштыру безгә төгәл мәгълүматлы булырга, суның кайсы подъезд фатирларына күпме керүен һәм ничек тотылуын күрергә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Александр Шаронов. - Хәтта кемдер фатирына счетчик күрсәткечләрен алырга кертми икән, без аның күпме су тотканын белеп торачакбыз.

"Альянс" җәмгыяте 87 торак йортка хезмәт күрсәтә. Әлегә Тукай проспектындагы 5 нче йортта тугыз счетчик урнаштырылды. Җитәкчелек тиздән аларны һәмма йортка да куячагын әйтте. .

- Однны киметү өчен фатирлардагы һәм подьезддагы күрсәткечләрне бер вакытта алачакбыз. Һәр подъездга бу хакта игъланнар элеп чыктык. Күрсәткечләр һәр айның 15 енче числосында алыначак. Йортларда яшәүчеләр приборларындагы шушы көнгә булган саннарын теркәп, безгә 23 енә кадәр тапшырырга тиешләр, - диделәр җитәкче һәм җәмгыятьнең баш инженеры Сергей Баламутин.

Подъезддагы салкын су терәкләренә счетчик кую теләге аларда күршедәге Лениногорск шәһәренә тәҗрибә уртаклашырга баргач туган. Икенчесендә атап барып, һәммәсен үз күзләре белән күреп, ОДН проблемасын бу рәвешле чишәргә мөмкин булуына инанып кайтканнар.

Шушы ук көнне Ленин урамындагы 118 нче йорт подъездларына да счетчиклар куелды. Ә йортларда яшәүчеләр - коммуналь хезмәтләргә вакытында түләп баручылар моңа бик шат. Һәркем үзе өчен түләсен!

Ирина Апачаева

Автор фотосы



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса