Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакланганнар сакланыр

19 март көнне Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча уздырылган комиссиянең киңәйтелгән утырышыда язгы ташу чорында биналарның, күперләрнең, автомобиль юлларының, торак фондның һәм башкаларның сакланышын тәэмин итү турында сүз алып барылды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, комиссия рәисе Н.А.Богданчиков районда су басулар янаган берничә торак пункт исәпләнелүен, аларны контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе начальнигы В.А.Грезнев алда торган язгы ташуга фаразлар белән таныштырды. Безнең район буенча мәгълүматларга күз салсак, декабрь-март айларында барлыгы 58,1 миллиметр кар яуган. Туфрак катламы 70 сантиметр тирәнлегендә туңган. Ә Зәй елгасындагы боз калынлыгы 45-50 сантиметр тәшкил итә. Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты язгы ташу уңаеннан карар чыгара. Аның нигезендә эшче төркем төзелә, чаралар планы раслана. Быел да ташу чорында шәһәрдә 4 пост булдырылган. Аның беренчесе 1 микрорайон чиген, шәһәр күлен, үзәк шифаханә районын үз эченә ала. Икенче пост карамагында Бигәш микрорайоны чиге. Кооператив - Совет - Лазо урамнарындагы шәхси сектор, Урсала 3 нче постка карый. Дүртенче пост Советлар, Совет - Кооператив урамнары районындагы шәхси секторлар янында оештырылган. Чупай һәм Сөләй авылларында да постлар төзелгән. Постларның барысына да җаваплылар беркетелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Н.Ермолаев торак фондны ташу чорында бәхетсезлекләрдән саклау өчен план төзелүен хәбәр итте. Аның белдерүенчә, түбәләрнең кар, боз сөңгеләреннән үзвакытында чистартылуына ирешү өчен эш алып барыла, подвалларга су үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрелә. Һәр идарәче компаниядә авария службасы эшли. "Татнефтедор" ҖЧҖнең АУАД, "ГУАД" МУПның баш инженерлары да ташу чорына чаралар планы әзерләнүен, куркыныч участокларның билгеләнүен, су ага торган торбаларны чистарту буенча эш алып барылуын билгеләп үттеләр. Карабаш сусаклагычында шулай ук су тирәнлеге үлчәнеп торыла, тәүлекара кизү торыла. Газета укучыларыбыз гадәттән тыш хәлләр күзәтелгәндә 22-45-05 (МЧС дежурные), 22-01-12 (коткаручылар) телефоннары, кәрәзле телефоннан 112 буенча шалтырата алалар.

И.Апачаева.

Фото: http://www.izvestia.ru/news/359198

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250