Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сакаллы” төзелеш

Нефтьчеләр урамындагы 11 А адресы буенча өлешләп түләү шарты белән сафка кертелә башлаган йортта төзелеш эшләре ноябрь ахырына төгәлләнер дигән өмет бар. Һәрхәлдә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов төзелеш мәйданында журналистлар белән очрашуда шулай диде.

Ел башына республикада өлешләп түләү шарты белән төзелә башлаган 28 йорт исәпләнә иде. Шуларның 14 е башланган да ташланганнар исәбенә кертелде. Бу исемлектә Казан (6 йорт), Чаллы (5), Түбән Кама (2) һәм Әлмәт (1) теркәлгән. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, әлеге төзелеш Россия Президентының даими күзәтүендә һәм бүгенге көндә хакимият алдында төп бурыч - 2004 елда башланган йортны быел тапшыру.

Торак йорт төзелешенә 2 ай элек җәлеп ителгән "Стройкомплекс" ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Анатолий Мыльников төзелеш барышына ачыклык кертте: объектта эш иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр дәвам итә. Бүген ташчылар 9 нчы катны күтәрү белән мәшгуль. Дүшәмбе көнне түбә ябуга керешәчәкләр. Коммуникацияләр үткәрелгән, атап әйткәнд, йорттагы эшләр 75-80 процентка башкарылган. Тирә-якны төзекләндерү: балалар мәйданчыгы, машина кую урыны да подрядчы оешмага йөкләтелгән. Һава торышы комачаулык итмәсә, ноябрьдә 17 гаилә фатир ачкычларына ия булачак.

Өлешләп түләү шарты белән 45 фатирлы 9 катлы бу йорт төзелешен 2004 елда "Брик" - элеккеге "ДОМ-Строй 2000" җәмгыяте башлый. 2005 елда төзелеш туктала. Бүгенге көндә 17 кеше өлешләп түләү программасында катнашуын һәм төзелешкә акча кертүен суд аша раслаган. Кулында дәлиле булмаган, әмма фатирга дәгъва кылучылар да юк түгел икән. Алар өчен "сакаллы" төзелеш тарихы дәвамлы булырга ошаган.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса