Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рус Акташында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачылды

Район башлыгы Мәҗит Салихов Рус Акташы авылында "Ватан сакчыларына. Тыл хезмәтчәннәренә. Сугыш чоры балаларына" һәйкәл ачуда катнашты.

Һәйкәл ачуга шәһәр һәм район җитәкчелеге, "Татнефть" компаниясе, шулай ук авыл җирлеге депутаты Андрей Гордеев ярдәм итте. Акташ авылындагы мемориаль композициягә Ватан сугышы чорындагы танк та өстәлде. Ул Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин инициативасы белән Оренбургтан кайтарылды.

- Үзенең бер мөрәҗәгатендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарыбызны онытмаска, даими булышырга чакырган иде. Бүгенге чара шуның ачык мисалы. Без сугыштан кайтмый калган якташларның исеме уелган һәйкәл ачабыз, - диде Мәҗит Салихов һәйкәл ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Бу көнне шулай ук әфган сугышы ветераннарын да хөрмәтләделәр. Аларга совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250