Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Рубин”лылар сынатмый

Һава торышының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен сынаудан туктарга исәбе юк, ахрысы.

Игеннәргә бик кирәк чакта дүрт күз белән көткән яңгыр болытлары безнең якка әйләнеп тә карамады, ә инде урып-җыю, көзге чәчү башлангач, җырдагыча, "килә ява, килә ява, ияләште бер болыт" булды. Табигать көйсезлеге байтак кына хуҗалыкның планнарына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте.

- Быел уҗым арышын 2 мең гектарга чәчәргә ниятләгән идек, яңгырлар комачаулады, - диде "Рубин" ҖЧҖ җитәкчесе Вагыйз Загидуллин да көрсенеп. Борчылу урынлы, ник дигәндә, көздән чәчелгән арыш уңышы белән даими куандыра. "Рубин"лылар агымдагы елда уҗым культураларыныңһәр гектарыннан уртача алганда 25 центнер уңыш җыйган. Алай да аны узган елга караганда артыграк чәчәргә мөмкин булган - 1200 гектар мәйдан. Шуның 200 гектарын көзге бодай били.

Тулаем алганда, җитәкче быелгы уңыштан да, урак өсте барышыннан да канәгать. Хуҗалыкта бодай, арпа, карабодай, солы, арыш культуралары игелә. Алдагы елларда Токарликов исемендәге җәмгыятьтән, механикалаштырылган отрядтан ярдәмгә килгән булсалар, бу юлы урып-җыюны бары тик үз көчләре, үз техникалары белән башкарып чыкканнар. Хуҗалыкның 7 комбайны бар. "Дон", "Енисей" янына ике "Нью Холланд" та сатып алынган. Сүз уңаенда, җитәкче техниканы яңартуга акча жәлләми. Әле менә тагын туфракны комплекслы эшкәртүче ике "Агромастер" алырга уйлыйлар. Күпьеллык тәҗрибә трактор-комбайннар никадәр яңа, төзек, заманча булса, эшнең дә шулкадәр уңышлы баруын раслый. Комбайнчылары да сыналган кешеләр. Чувашиядән килгән егетләр былтыр да үзләрен тырыш итеп күрсәткән. Дүрт комбайнчы район башлыгы премиясенә лаек булган. Тырышкан кешегә авыл хуҗалыгында да акча эшләргә мөмкинлекләр бар. Чувашия егетләренең кулларына узган ел 85-90 мең сум акча чыккан. Быел да шул дәрәҗә. Эш хакына килгәндә, хуҗалык буенча ул бүген 15-17 мең сум тәшкил итә.

- Дөрес, быел узган ел белән чагыштырганда авыррак булды. Ашлыкны шунда ук киптерә башларга кирәк булган да бит. Һава торышына ышандык шул, - диде Вагыйз Загидуллин амбарда ашлык киптерү белән мәшгуль булган эшчеләр янына баргач.

"Рубин" хуҗалыгы быел барлыгы 31 мең тонна икмәк җыеп алган. Тик аны сату гына проблема. Бөгелмәгә озаткан 600 тоннаны да кире ташырга мәҗбүр булганнар. Бу бүген һәр хуҗалыкны борчый торган мәсьәлә. Ләкин ничектер яшәргә, эшне дәвам итәргә кирәк. Шунысы шатландыра, хуҗалыкның бернинди дә бурычы юк, ягулыклары да киләсе елга җитәрлек.

- Комбайннар эштән бушады, вакыт булу белән аларны ремонтлап, карап, алгы сызыкка бастырачакбыз. Кыр эшләрендә катнашачак техникага запас частьларны алдан ук алып куябыз без, - диде Вагыйз Загидуллин.

"Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигән әйтемне истән чыгармыйлар биредә. Ашык-пошык әзерләнмәгәч техника язгы кыр эшләрендә ватылып интектерми. "Рубин"ның берничә ел рәттән язгы кыр эшләре йомгаклары буенча Сабантуйдан бүләк белән кайтып китүе очраклы түгел. Быел да җиңүчеләр сафында булды алар.

Бүген механизаторлар сенаж уруда. Терлекчелексез дә булмый, дип исәпли җитәкче. Хуҗалыкта 440 баш мөгезле эре терлек асрала. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча төзелгән өч яклы килешү үтәлгән. Кайбер хуҗалыкларда күзәтелгән кадрлар кытлыгы монда юк. Ветеринария табибы да, инженер да, ферма мөдире дә, шул исәптән агроном да бар. 100 баш савым сыер ике савымчы җилкәсендә. Автоматлаштырылган сөтүткәргеч линиясен кайтаруга заказ бирелгән. Тиздән савылган сөтне кул белән ташуның кирәге калмаячак. Бүген хуҗалык буенча 1 мең литр сөт савыла. Бу уртача алганда һәр сыерга 10 литр туры килә дигән сүз.

- Сөтне Мөслимнән килеп алалар. Литрын 14 сумнан сатабыз. Моңа өстәп тагын федераль программа буенча 4 сум түләнә. Бу да ярдәм инде. Элек сөтне 6-9 сумга гына сатып алалар иде. Әлбәттә, терлекчелектә чыгымнар күп, саткан сөтнең үзкыйммәте түбән. Аның бит әле электр энергиясе һәм башкасы артып тора - бу да һәрбер җитәкченең авырткан урыны.

Бүген механизаторлар терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. "Рубин" ның 4 баз сенажы бар. Бер баш шартлы терлеккә 36 килограмм берәмлегендә терлек азыгы тупланган. 3 мең тонна салам, 10 мең центер печән - күргәнебезчә, терлекләрне тук кыш көтә. Саламны, сенажны хәтта сатарга да әзерлиләр. Быел аеруча судан үләне яхшы үскән. Икенче катын әле дә уралар. Көнбагыш белән судан бүген терлекләргә менә дигән яшел азык.

Хәтердә, элегрәк "Рубин"ның рапстан май сыга торган җиһазлары бар иде. "Әле дә бар ул. Быел аның ярдәмендә көнбагыш мае ясап карарга исәп", - диде бу хакта Вагыйз Загидуллин.

Пай җирләре хуҗалары да өлешсез калмаган. Гомумән, "Рубин" хуҗалыгы төрле чараларга ярдәм итә. Быел Өлкәннәр көнендә кәшерлеләргә матди ярдәм бүленгән, Кәшер һәм Сөләй авыл җирлекләре Сабантуйларына да өлеш чыгарыла, чишмәләрне төзекләндерүдә дә активлык күзәтелә.

- Болар бит инде кирәкле гамәлләр, - дип саный 20 елга якын гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган җитәкче. - Минем тырыш хезмәткәрләрем бар. Алардан башка гына ялгызың берни дә эшләп булмас иде. Баш хисапчы Вәсим Шәйдуллин, аның урынбасары Рәфия Нурмиева, ферма мөдире Илһам Вәлиуллин, ындыр табагы хуҗабикәсе Рәфия Нурмиева, бригадир да, шофер да булган Әсхәт Шәяхмәтов - төп таянычларым. Форсаттан файдаланып аларның һәрберсенә, шулай ук "Рубин" хуҗалыгында хезмәт куючы башкаларга, коллегаларыма, һөнәри бәйрәмебез белән котлап, сәламәтлек, өйләрендә дә, эшләрендә дә кирәкле "һава торышы" телим.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250