Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Катлаулы икътисади шартлар яңа мөмкинлекләр ача”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе торба-прокат заводы компанияләр төркеме акционеры Александр Федоров бүген Әлмәттә ике арада социаль-хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

Әлеге килешү нигезендә "Алнас" заводы һәм республика финанс-икътисади хәлне яхшырту, җитештерү потенциалын үстерү һәм төбәккә инвестицияләр җәлеп итү кебек бурычларны гамәлгә ашырачак. Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында республика башлыгы предприятиенең яңартылган цехлары белән танышты, завод базасындагы "Татарстан киләчәге көллияте" мәгариф үзәген дә карады.

Сәнәгатькә яшьләр кирәк

Сәнәгать тармагында эшләүчеләрнең ким дигәндә 30 проценты 50 яшьлекләр. Ә бүген республика югары технологияле җитештерүгә йөз тота. Яңа шартларда эшләү өчен квалификацияле яшь эшче белгечләр кирәк. 2012 елдан Әлмәттәге "Алнас" заводы базасында оештырылган "Татарстан киләчәге көллияте" нәкъ менә әлеге проблеманы хәл итүне үз өстенә ала да. Дуаль укыту, ягъни теорияне уку йортында өйрәнеп, тәҗрибәне предприятиеләрдә ныгыту системасын гамәлгә куюның беренче этабында республика һәм компанияләр төркеме 8 млн сум акча үзләштергән иде. Ул вакытта уку аудиторияләре, компьютер сыйныфлары, пневмо һәм гидроавтоматика буенча лабораторияләр ачылды. Агымдагы елда исә ЧТПЗ (Чиләбе торба-прокат заводы) мәгариф үзәген камилләштерүнең икенче этабына кереште. Шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә эшләүче көллиятне үстерүгә 2014-2015 елларда Татарстан һәм компанияләр төркеме 135 млн сум җәлеп итәргә планлаштыра.

Дуамал түгел, дуаль

Көллият белән танышып, студентлар белән аралашканнан соң Рөстәм Миннеханов мондый тәҗрибәнең илнең башка предприятиеләре өчен дә үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады.

- Эшче белгечләр әзерләүнең дөньяда мәгълүм алымы бу. Шулай булганда гына Россия Президенты куйган бурычларны гамәлгә ашыру мөмкин. Ягъни, без моңарчы читтән кертелгән продукцияне алыштыра, көндәшлеккә сәләтле булачакбыз. Ә моңа сәләтле белгечләр, техник яңартылган эш урыннары һәм яңа технологияләр белән ирешергә була, - диде Президент. Чиләбе торба-прокат заводы компанияләр төркемендә әлеге тәҗрибәнең булуын искәртеп, бу үрнәкне Татарстанда гамәлгә кертүләрен Рөстәм Миннеханов уңай бәяләде.

Сүз уңаенда, Әлмәткә визит барышында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов һәм "Римера" компанияләр төркеме генераль директоры Виталий Садыков кадрлар әзерләү буенча партнерлык килешүенә дә кул куйды. Бу 2013 елда имзаланган килешү кысаларын тагын да киңәйтә.

Дөрес, республикада дуаль укыту системасы яңалык түгел. Сарманда авыл хуҗалыгы, Алабугада икътисад, Чаллыда машина төзелеше, Түбән Камада нефтехимия һәм Казанда авиация тармагы буенча мәгариф үзәкләре эшли. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов сүзләренчә, быел республика буенча 9 сыйныфны тәмамлаган 36 мең укучының 50 проценты хәзер шундый үзәкләрдә гыйлем һәм тәҗрибә өсти.

Юбилей насосын нефтьчеләргә

Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында Рөстәм Миннеханов шулай ук "Алнас" заводы станогыннан 250 меңенче насосны кабул итү тантанасында да катнашты. Завод эшчеләрен әлеге вакыйга белән котлап, Рөстәм Миннеханов "катлаулы икътисадый шартлар машина төзүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача. Без әлеге "чакыру"ны кабул итәргә һәм отышлы кулланырга тиешбез", - дип ассызыклады.

- Моңарчы машина төзелеше тармагы торгынлыкта иде. Яңа икътисадый шартлар исә аңа бер этәргеч булды, - дип билгеләп үтте компанияләр төркеме акционеры Александр Федоров та. - Әлмәттәге завод заманча җиһазландырылды, кадрлар әзерлибез. Хәзер без элек югалткан позицияләрне кире кайтарырга әзербез. Димәк, Татарстанның социаль-икътисадый үсешендә дә саллы өлешебез булыр.

Юбилей" насосына сертификатны төп кулланучыларның берсе - "Татнефть" компаниясенә тапшырдылар.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса