Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов бүген рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына билгеләнде

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында инаугурация тантанасы узды.

Анда 700 дән артык кеше чакырылган иде. Мәртәбәле кунаклар буларак ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казакъстан вице-премьеры Дәрига Назарбаева, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты. Инаугурациядә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, дини, иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә Конституциягә кулын куйган хәлдә, РФ һәм ТР Конституцияләрен, ТР законнарын үтәячәге турында ант итте.

- Татарстан Президенты вазифасына сайлануымны республикада тынычлык, теләктәшлекне, бердәмлекне, социаль-икътисади үсешнең югары темпларын, татарстанлыларның көнкүреш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән сәясәт өчен тавыш бирү дип кабул итәм, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса