Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиянең иң яхшы укытучысы Татарстанда яши

"Россиянең иң яхшы ел укытучысы" бәйгесе чирек гасыр дәвамында оештырылып килә. Шушы чор эчендә Татарстан укытучысының быел беренче җиңүе булды.

Илнең иң яхшы педагогы исемен Норлаттагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Алла Головенькина яулады. 14 еллык педагогия стажына ия мөгаллимә Татарстанның "Ел укытучысы - 2014" исеменә дә лаек булган иде. Алла Головенькина ил күләмендә дә оста педагог, һөнәрен ихластан яратуын күрсәтә алган. Суперфиналга 5 укытучы - Мәскәүдән Росалии де Кастро исемендәге 1558 нче гимназиянең испан теле укытучысы Екатерина Новикова, Ленинград өлкәсеннән Гатчинск гимназиясенең немец теле укытучысы Денис Рочев, Магнитогорск шәһәренең 5 нче урта мәктәбеннән рус әдәбияты укытучысы Анна Стельмахович һәм Самара өлкәсенең Ягодное авылы урта мәктәбенең информатика укытучысы Алексей Фоломкин узган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса