Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың иң көчле көрәш батырлары Әлмәттә яши

Кичә Әлмәттә 2013 елгы спорт нәтиҗәләре буенча республикада икенче ел рәттән команда беренчелеген яулаган келәм батырларын хөрмәтләделәр.

Тантанада Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. "Бер ел элек "Әлмәт - милли көрәш башкаласы" дигән бәя биргән идем. Бүген ул бәянең хаклыгын раслый алам", - диде милли көрәш федерациясе президенты.

Тантанада билгеләп үтелгәнчә, Әлмәт узган ел 4 кубокка ия булган. Көрәшчеләр Муса Җәлил призына ярышларда, Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә узган турнирда, авыл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук "Татнефть" Кубогына бәйгедә беренче булган. Декабрьдә узган Россия беренчелегендә дә Татарстан җыелмасы составында чыгыш ясаган алты Әлмәт көрәшчесенең бишесе "чемпион" титулына лаек булды. Берсе пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Марат Әхмәтов ассызыклаганча, федерация 2000 елдан алып республикада уздырыла торган мәртәбәле өч турнир нәтиҗәләренә анализ ясаган. Аннан күренгәнчә, әлмәтлеләр - пьедесталның беренче баскычына иң күп күтәрелгән команда. 22 тапкыр беренче урынга лаек булганнар.

Көрәшчеләрне федерациянең Рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләгәндә башкала кунагы:

- Көчлене көчле җиңә алсын өчен, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк, бу егетләргә шундый сыйфатлар хас, - дип тә искәртте.

Бүгенге тантанада спортчыларны "Яхшыдан-яхшы", "Әлмәт көрәше горурлыгы", "Җиңүгә ихтыяр" һәм "Спорт өметләре" номинацияләрендә бүләкләделәр. Шулай ук чемпионнар әзерләгән тренерларны һәм көрәш белән шөгыльләнергә, ярышларга йөрергә шартлар тудырган иганәчеләрне дә искә алдылар.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар: almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250