Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың 11 районының 17 мәктәбендә капиталь ремонт программасы тәмамланган

2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.

Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасында, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан гайре, 40 муниципаль берәмлек катнашты: бу - 4,8 млн.кв.м. мәйданлы 793 күп фатирлы йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ДТИ күрсәткечләренә караганда, капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык йортларында да башланган.

9 муниципаль берәмлектәге 13 йортта эшләр графиктан 20%ка артттарак бара.

ДТИ күрсәткечләре буенча үтәлеш 2 млрд. 919,83 млн. сум тәшкил итә (62,34%). Уртача динамика 2 атнага - 9,71%. 25 июньгә 1 мең 580 инспекция тикшерүе уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 6 мунициципаль берәмлектә 28 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган: Әлмәт, Азнакай, Әгерҗе, Алабуга муниципаль районнарында, Чаллы шәһәрендә,Биектау муниципаль районында, Казан шәһәрендә - 7.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, мәктәпләргә капиталь ремонт 2014 ел программасына кертелгән барлык 159 объектта да алып барыла.\ Динамика 2 атнага - 7%.

11 муниципаль берәмлектә (Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Сарман, Тәтеш) 17 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган.

Казан өстәмә рәвештә сораткан 124 млн. сум буенча хәбәр ителгәнчә, бәяләр ике сәбәп аркасында арткан - электр үткәргечләрен алмаштыру эшләре кертелгән һәм башта ук кечерәк мәйданнар күрсәтелгән булган (15 мең кв.метрга).

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук йортлар буенча уртак ихтыяҗлар өчен акча күчерү проблемалары турында да хәбәр итте. 2014 елның май ае буенча уздырылган анализдан ачыкланганча, уртак ихтыяҗлар өчен акча күчерүләр 20%тан да күбрәк җитешмәмгән йортлар саны:

салкын су буенча - 1 мең 118 йорт,

кайнар су буенча - 406 йорт,

электр энергиясе буенча - 604 йорт.

Ирек Фәйзуллин проблеманың кабатлануына игътибар итте: мәсәлән, 1 мең 118 проблемалы йорттан салкын су буенча 2014 елның маенда 164 адрес биш ай буена шушы исемлектән төшми.

Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен бурычлар турында борчылуын белдерде. «Бурычлылар белән тыгызрак эшләргә кирәк. Бурычлылар исемлегенә даими рәвештә эләккән йортларга игътибар бирергә һәм аларда фатир саен чыгымнарны анализларга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса