Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы журналистларны матбугат конференциясенә җыйды

Район башлыгы Мәҗит Салихов республика һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән белән матбугат конференциясе уздырды. Очрашуда төбәкнең социаль-икътисади торышы бәян ителде, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.

Нефтьчеләр башкаласы соңгы елларда республика күләмендә даими рәвештә социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы урында бара.

- Бу безгә өстәмә җаваплылык йөкләсә дә, шатландыра, - диде Мәҗит Салихов ачыктан-ачык сөйләшүне башлап җибәреп. - Әлмәт узган елгы нәтиҗә буенча Татарстанның иң төзек шәһәре булып танылды. Без Россия күләмендә дә иң төзек булып саналабыз. Мондый калада хезмәт куйганга һәм гомер кичергәнгә горурланмый мөмкин түгел. Уңышлар, халык өчен тудырылган уңайлыклар - уртак тырышлык нәтиҗәсе.

Халык санының артуы - тормыш дәрәҗәсе яхшыру күрсәткече. 1 июльгә төбәктә яшәүчеләрнең саны 201879 кешегә җиткән. Быелның беренче яртыеллыгында табигый үсеш 267 кеше тәшкил иткән. Уңай динамика шәһәрдә генә түгел, авылларда да күзәтелә.

Тормыш итүдә иң мөһиме - үз почмагың булу. Әлмәт бу яктан да мактана ала. Торак төзелеше буенча Казан һәм Яр Чаллыны гына уздырып, без өченче урын алып торабыз. 2011 елдан башлап районда һәр елны 155 мең квадрат метр торак мәйдан төзелә. Шуның 30 процентка якыны социаль ипотека буенча. Бүген һәр әлмәтлегә 24,84 квадрат метр торак туры килә. Узган алты айда 89594 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Август аенда социаль ипотека буенча "Яшьлек" һәм "Көнбатыш капка" микрорайоннарында 171 һәм 156 фатирлы ике йортны тапшыру планлаштырыла. Декабрьдә тагын берсе өлгерәчәк.

Мәҗит Салихов районда тормышка ашырылучы башка дәүләт программаларына да тукталды.

- Без катнаша торган 24 программада юллар төзелеше, аларга ремонт һәм реконструкция дә бар. Тулаем алганда, Әлмәт юлларын ремонтлауга төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 1 миллиард 300 миллион сум акча җибәрелде,- ди искәртте Мәҗит Салихов. - Әгәр башка программаларны да искә алсак, 4 миллиард сумнан артыклык эш килеп чыга. Кайсы гына юнәлешне алма, шартлар яхшыра бара.

Район башлыгы чыгышында участковыйлар өчен киләсе елга төзеләчәк йорт урыннарын билгеләүләрен дә җиткерде. Алар Урсалы һәм Кама-Исмәгыйль авылларында төзеләчәк. Бүген биредә әзерлек эшләре алып барыла. Сентябрьдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Кәләйдә һәм Мәмәттә участковыйлар өчен төзелгән йортларны, Чупайда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йортын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Журналистларның бер генә соравы да җавапсыз калмады.

- Әлмәт санкция шартларында үзен-үзе туендырырга сәләтлеме, моның өчен районда мөмкинлекләр бармы? - район башлыгы моңа һич тә икеләнмичә "Бар" дип җавап кайтарды.

Районның 125 мең гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җире бар. Бу Татарстанда икенче күрсәткеч. Сөрү җирләре 90 мең гектар мәйдан тәшкил итә.

- Әлмәт районының үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм артып калганын сату өчен шартлар бар. Соңгы өч елда гаилә фермаларын, шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерүгә төрле чыганаклардан бер миллиард сумнан артыклык акча җәлеп ителде, - диде Мәҗит Салихов санкция кертелүнең җитештерүчәнлеккә игътибарны арттырачагын ассызыклап. - Без бу юнәлештә эш алып барабыз. Дөрес, безне кече һәм урта бизнес уңаеннан тәнкыйтьлиләр. Аларның тулаем территориаль продукттагы өлеше 10,2 процент тәшкил итә. Узган елгы нәтиҗәләре буенча булган 215 миллиард сум төбәк продуктының 22 миллиард сумнан артыгы урта һәм кече бизнеска туры килә. Бу республикада өченче күрсәткечтән санала.

Украинадан килүчеләр хакында да сүз кузгатылды. Район башлыгы әйткәнчә, безнең шәһәргә сугыш барган Украина шәһәрләреннән 181 кеше килгән (чәршәмбе көнгә аларның саны тагын җиде кешгә артты - И.А.). Аларның берсе дә әлегә үзләрен качак буларак теркәтмәгән. Нәрсә генә булса да, украинлыларны кабул итү өчен калабызда бөтен шартлар тудырылган. Аларны кая эшкә урнаштыру турындагы мәсьәлә махсус төзелгән штабта тикшерелә. Искәртелгәнчә, Әлмәткә табиблар җитми, аграр секторда эшләүчеләр, эшчеләр кирәк, авыл хуҗалыгы тармагы хәтта торак белән тәэмин итәргә дә әзер.

Депутатлар корпусы нинди сорауларны игътибар үзәгендә тота икән?

- Узган җыеннарда, депутатлар белән очрашуларның һәммәсендә дә чистарту корылмалары турында сүз кузгатыла. Бу проблема тиздән чишелергә ошаган. Белгечләр искесен реконструкцияләгәнче яңасын төзү арзанракка төшүен әйтә. Хәзер программага үзгәрешләр кертәбез, - диде район башлыгы.

"Яшьлек", "Көнбатыш капка", "Дуслык" микрорайоннарына җәмәгать транспорты җибәрү белән бәйле сораулар да күп яңгырый. Җаваптан аңлашылганча, тиздән бу районнарга да троллейбус йөри башлаячак. Инде кирәкле баганалар урнаштырылган, нефтьчеләр тырышлыгы белән юллар тәртипкә китерелгән, әзерлек эшләре төгәлләнгән дисәң дә була. Хәзер подстанция төзергә генә калган.

- Яңа микрорайоннарны социаль объектлар белән тәэмин итү өстендә дә эшлибез, - дип җавабын дәвам итте Мәҗит Салихов. - "Яшьлек" микрорайонында мәктәп тә, балалар бакчалары да бар. "Көнбатыш капка"да бер балалар бакчасы төзелде, әмма мәктәп юк әле. "Дуслык"та башлангыч мәктәбе дә булган балалар бакчасы төзү каралды. "Бердәм Россия" партиясе һәм республика җитәкчелеге тарафыннан яшәүчеләр соравы буенча "Могҗизалар кыры" микрорайонында да 140 урынга балалар бакчасы төзү турындагы карар кабул ителде. Ул 95 миллион сумга барып төшәчәк. Эшләр график буенча барса, аны 2015 ел башында ачачакбыз.

Журналистларны "Халык контроле", торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы эшчәнлекләренә бәя, Ригада әлмәтлеләр тарафыннан уздырылган Сабантуйда алынган тәэсирләр һәм башкалар кызыксындырды. Район башлыгы сөйләшүгә йомгак ясап, төбәктә тоткан курсның дәвам итәчәген, киләчәктә дә тормыш шартларын яхшырту өчен көч куелачагын, уңайлыклар тудырылачагын белдерде.

Матбугат конференциясе азагында каләмдәшбез - "Знамя труда" газетасының җаваплы секретаре Анна Галиевага Премьер-министр Илдар Халиковның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Башкаладан килгән кунаклар матбугат конференциясеннән канәгать калуларын һәм баш архитектор Алмас Идрисов белән шәһәр буенча булган сәяхәттән зур тәэсирләр алуын әйттеләр.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса