Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады

Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы инвалиды Филиппов Иван Давыдовичны 90 яше тулу белән котлады.

Иван Давыдович 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мәҗит Салихов ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан, район башлыгыннан котлау открыткалары, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

"Ветераннар һаман азая бара. Алар - безгә Җиңү китергән кешеләр, яшьләрнең аларны белүе кирәк. Юбиляр ветераннарны хөрмәтләп, без яшь буынның алар үрнәгендә тәрбияләнүенә омтылабыз", - диде район башлыгы.

Юбиляр Әлмәт районының Дербедень авылында крестьян гаиләсендә туган, хезмәт юлын үз колхозларында башлаган. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була, 1942 елда Иван Давыдович фронтка китә. Псков һәм Белгород өлкәләрендә сугышларда катнаша, 1944 елда яраланганнан соң демобилизацияләнә.

Сугыштан соңгы елларда Иван Филиппов колхозда эшләвен дәвам итә. Аннары Әлмәткә күчеп килә, 27 ел буена "Жилстрой" трестында эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Бүген Иван Давыдович балаларының, оныкларының, аларның балаларының игътибарын, кайгыртуын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса