Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

«Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу гаҗәеп күркәм язгы бәйрәм яшәешебезнең, тереклегебезнең нигезен гәүдәләндерә. Ә тормышыбызның иң якты мизгелләре һәрвакытта да барыннан да элек хатын-кызлар белән бәйләнгән. Шуңа да кешелекнең гүзәл затларына – әниләребезгә, сөйгән ярларыбызга, апа-сеңелләребезгә, кызларыбызга, хатын-кыз хезмәттәшләребезгә карата хөрмәтебез чиксез зур.

Матур һәм сөйкемле, көчле һәм зирәк, талантлы һәм максатка омтылучан, сөекле һәм мәхәббәтле – Әлмәттә нәкъ менә шундый хатын-кызлар яши.

Иң җаваплы эшчәнлек өлкәләрендә эшләп, сез һәрвакытта да югары һөнәри осталык үрнәкләре күрсәтәсез, алга куелган максатларга ирешүдә армый-талмый хезмәт куясыз, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә стандарт булмаган, нәтиҗәле чишелешләр таба беләсез. Сезнең мәдәниятне, мәгарифне, фән һәм бизнесны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын үстерүгә, хәтта дәүләт белән идарә итүгә дә керткән өлешегез бихисап зур. Сез – Әлмәт муниципаль районының төп байлыгы, ышанычы, терәге.

Кадерле ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары булган хатын-кызларыбыз да иң эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек. Сезнең сугышчан һәм хезмәттәге батырлыгыгыз аннан соңгы барлык буыннар өчен лаеклы өлге булып тора. Сезнең ихтыяр көче, фидакарьлек үрнәкләре безне чын ир-егетләр булырга, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтте.

Җир йөзендәге иң зур могҗиза – хатын-кызның яңа тормыш бүләк итү сәләте. Күпләрегез өчен ана булу билгеләнеше, балалар тәрбияләү тормыш кыйбласы булып тора. Шәһәребездә һәм районыбызда 2309 күпбалалы гаилә исәпләнә, 278 гаилә балаларны опекага, 38 е тәрбиягә алган. 50 дән артык гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Үзен шушы бөек эшкә багышлаган шәһәрдәшләребезгә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез зур.

Дәүләт балалары булган гаиләләргә һәрвакытта да хәерхаһлы. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән илебездә халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә, сәламәт һәм һәрьяклап үсеш алган яшь буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән милли проектлар тормышка ашырыла. Яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр, медицина, спорт һәм мәдәни үзәкләр төзелә, парклар һәм скверларны төзекләндерү дәвам иттерелә. Мин ышанам, кулга-кул тотынып эшләгәндә без алга куелган барлык максатларыбызга да ирешә алачакбыз!

Кадерле хатын-кызлар!

Тырышлыгыгыз, уяулыгыгыз, зирәклегегез, битараф булмавыгыз, фидакарь хезмәтегез, киләчәк турында кайгыртуыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз.

Бетмәс-төкәнмәс изгелегегез, олы йөрәкле булуыгыз, елмаюларыгыз, һәр көнебезне якты һәм сөенечле итә алуыгыз өчен зур рәхмәт! Чын күңелдән сезгә яз кәефе, чәчәкләр, бәхетле елмаюлар, саф мәхәббәт, теләкләрегезнең тормышка ашуын телим! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет-сәгадәт юлдаш булсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса