Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башкарма комитетында – яңа җитәкче

Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының XIV (уртак) сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бертавыштан моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Марат Гыйрфанов сайланды.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Г.Еремеева, Н.Кольгин, Г.Газизов, депутатлар, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.

"Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатура билгеләү комиссиясе рәисе Р.Мөхәммәдиев хәбәр иткәнчә, 2012 елның 13 мартында игълан ителгән бәйгедә барлыгы 2 кеше катнашкан: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов һәм "Прайм А" ҖЧҖ директоры Ринат Миргалиев. Марат Нилевич кандидатурасын яклап район башлыгы М.Салихов, Әлмәт шәһәр Советы депутаты, "Таттелеком" ААҖ генераль директоры урынбасары, АЗУЭС начальнигы Р.Гарифуллин, Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты, "Нефтегазстрой" ААҖ генераль директоры Р.Мусин, Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиевләр чыгыш ясады. Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бертавыштан М.Гыйрфановка ышаныч күрсәтте. Үз чыгышында Марат Нилевич депутатларга ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. "Бу минем өчен олы ышаныч һәм җаваплылык. Мәҗит Салихов җитәкчелегендә шәһәрдә һәм районда зур эшләр башкарыла. Әлмәт имин, төзек, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган, шулай ук уңышлы үсеш алган төбәк тә. Боларга республика һәм муниципаль район җитәкчелеге, "Татнефть" компаниясе һәм оешма-предприятиеләр ярдәме белән ирешелә. Муниципаль берәмлек инфраструктурасы бездә булдырылган. Шуңа да бурычыбызны күчүчәнлекне, тотрыклылыкны саклап калуда һәм районны алга таба үстерүдә күрәм", - диде М.Гыйрфанов һәм, иң беренче чиратта, шәһәрдә һәм районда игътибар бирелергә тиешле юнәлешләрне атады. Торак-коммуналь хуҗалык, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы, кадрлар әзерләү, юллар, сәламәтлек саклау, мәгариф, эшмәкәрлек - район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан мөһим дип билгеләнгән тармаклар әнә шулар.

Бу көнне сессиядә депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәр Уставларына, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларына да үзгәрешләр кертте.

Сессиядә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт муниципаль районы буенча бүлегенең оператив-служба эшчәнлеге турында да мәгълүмат җиткерелде. Бу хакта бүлек начальнигы урынбасары Р.Зыятдинов чыгыш ясады.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250