Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Раштуа бәйрәме мөбарәк булсын!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итә.

Православие дөньясында иң изге бәйрәмнәрнең берсе буларак, ул җәмгыятьнең югары әхлакый сыйфатларын - шәфкатьлелек, яхшы күңеллелек, кешеләрне ярату, хөрмәтләү кебек изге төшенчәләрне гәүдәләндерә. Нәкъ менә якыннарыңның хәленә керү, башка төрле дингә табынучыларны да хөрмәт итү, якты уй-ниятләрдә булу кешеләргә күңел сафлыгын саклап калырга ярдәм итә, әлеге бәйрәмне үзгә бер мәгънә белән баета.

Күп гасырлар дәвамында православие христианнары муниципаль районыбызның рухи һәм мәдәни мирасын тагын да баетуда, җәмгыятьтә әхлаклылык һәм моральне ныгытуда мөһим роль уйныйлар.

Шунысы куанычлы, рус православие чиркәве, аның тарафыннан рухландырылган гыйбадәт кылучылар тырышлыгы белән яңартылган дин гражданнар җәмгыяте тормышында көннән-көн зуррак әһәмият ала бара, дәүләт органнарына һәм иҗтимагый институтларга үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәм илебездә сәламат психологик климат булдыруда ярдәм итә.

Безнең муниципаль районда җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм үзара килешеп яшәүне тәэмин итү юлында күп эшләнә. Православие динен тотучылар өчен Казан кафедраль соборы, Петропавловск храмы, аның каршында якшәмбе мәктәбе, Рождество Христово гыйбадатханәсе, Рус Акташы, Югары Акташ, Тихоновка, Ямаши, Яңа Михайловка, Кәләйдә, Бутада, Новотроицкида православие мәхәлләләре, Ямаш авылында Изге Анакай иконасы храмы, Новоникольскида Изгеләндерүче Николай хөрмәтенә храм эшләп килә. Чиркәүләргә йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара. Яшьләр дә дингә якыная. Бу куанычлы хәл, чөнки илебезнең киләчәген аларга төзисе. Ә аның язмышы күп яктан яшь буынга нинди тәрбия бирелүгә дә бәйле.

Раштуа көннәренең изгелеге күңелләрегезгә яхшылык, миһербанлылык иңдерсен, яңа казанышларга ирешү өчен көч-куәт бирсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, һәр йортка тынычлык, җан җылысы, мәхәббәт телибез.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса