Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премиягә кем лаек?

25 ел дәвамында язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия бирү буенча комиссиянең чираттагы утырышында премиягә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге игълан ителде.

3 номинациядә бу юлы 6 кеше гариза юллаган. «Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге» номинациясе буенча исә үз эшләрен тәкъдим итүчеләр юк. Хәзер комиссиягә зур һәм җитди хезмәт йөкләнде: эшләрне тикшерү һәм әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучыларны билгеләү.

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләр исемлеге:

«Әдәбият»

Резеда Фәрхетдинова – балалар язучысы, яшь техниклар станциясе педагогы;

Лилия Фәрхетдинова – балалар язучысы, 2 нче мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары.

«Журналистика һәм публицистика»

Рәмилә Хәмидуллина – «Луч» ТК Яңалыклар хезмәте корреспонденты;

Динара Нургалиева – «Знамя труда» газетасы корреспонденты.

«Сәнгать»

Луиза Якупова – Нефтьче Мәдәният сарае артист-вокалисты;

Динар Хөснетдинов – Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса