Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьер-министры Илдар Халиков: "Әлмәт Европа дәрәҗәсендәге шәһәр исеменә лаек"

Нефть­че­ләр­нең 19 ав­густ көн­не уз­ган һө­нә­ри ос­та­лык бәй­ге­сен­дә кат­наш­кан Та­тарс­тан Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков шә­һә­ре­без буй­лап сә­я­хәт тә кыл­ды.

Со­ци­аль объ­ект­лар бе­лән та­ны­шу үзәк ра­йон ши­фа­ха­нә­сен­дә­ге ин­фек­ция һәм он­ко­ло­гия дис­пан­се­рын­да­гы ди­аг­нос­ти­ка бү­лек­чә­лә­рен­нән баш­лан­ды.

Ин­фек­ция бү­лек­чә­сен­дә җә­ел­де­рел­гән ка­пи­таль ре­монт би­ре­дә авы­ру­лар өчен Сан­ПиН та­ләп­лә­ре­нә яраш­лы уңай­лы шарт­лар ту­ды­ру­ны күз уңын­да то­та. Про­ект бу­ен­ча би­на­ның бе­рен­че ка­тын­да һа­ва-там­чы юлы бе­лән та­ра­лу­чы һәм эчәк ин­фек­ци­я­се бе­лән авы­ру­чы­лар өчен ка­бул итү бүл­мә­се, 16 ка­ра­ва­ты бул­ган 6 бокс-па­ла­та, де­жур та­биб һәм өл­кән шәф­кать ту­та­шы бүл­мә­лә­ре ур­на­ша­чак. Икен­че кат­та 32 ка­ра­ват­лы 8 па­ла­та, ор­ди­на­тор­лык, про­це­ду­ра бүл­мә­лә­ре, бак­те­ри­о­ло­гик ана­лиз­лар алу өчен 2 бүл­мә, бу­фет, са­ну­зел­лар бул­ды­ры­ла­чак. Под­вал­да гар­де­роб, кер юу уры­ны, ск­лад­лар бу­лыр дип план­лаш­ты­ры­ла. Бу хак­та ку­нак­лар­га ЦРБ­ның баш та­би­бы Гөл­си­нә Шәм­си­е­ва сөй­лә­де. Шу­ны­сын да ас­сы­зык­лар­га ки­рәк, бү­лек­чә­дә ае­рым ке­рү һәм чы­гу, ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме ма­ши­на­ла­ры өчен мах­сус ка­бул итү урын­на­ры ка­рал­ган. Па­ла­та­лар да бү­ле­неш тап­кан: һа­ва-там­чы һәм эчәк ин­фек­ци­ялә­ре бе­лән авы­ру­чы­лар өчен алар ае­рым-ае­рым.

Яңа ин­фек­ция бү­лек­чә­се "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се яр­дә­ме бе­лән тө­зек­лән­де­ре­лә. Бу мак­сат­та бар­лы­гы 26 мил­ли­он сум ак­ча бү­леп би­рел­гән. Күп­тән тү­гел нефть­че­ләр җи­һаз­лар са­тып алу­га да өс­тә­мә фи­нанс яр­дә­ме күр­сәт­кән.

Премь­ер-ми­нистр ин­фек­ция бү­лек­чә­се һәм он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры ми­са­лын­да Әл­мәт­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә­ге күр­кәм үз­гә­реш­лә­рен юга­ры бә­я­лә­де. Соң­гы­сы бе­лән та­ны­шу ба­ры­шын­да дис­пан­се­ри­за­ция прог­рам­ма­сы бу­ен­ча дәү­ләт сә­я­сә­те­нең дө­рес­ле­ге­нә ба­сым яса­ды. Аның фи­ке­рен­чә, сә­ла­мәт­лек­не сак­лау өчен һәр­кем ир­тә ди­аг­нос­ти­ка­га зур игъ­ти­бар юнәл­тер­гә ти­еш. Әл­мәт һәм күр­ше-ти­рә ра­йон­нар­да яшәү­че­ләр­гә бу уңай­дан ерак ба­ра­сы юк - за­ман­ча он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры һәр­кем өчен ачык.

Он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры 2010 ел­ның ок­тяб­рен­дә ачыл­ган иде һәм ул 10 ра­йон хал­кы­на хез­мәт күр­сә­тә. Озак­ла­мый би­ре­дә "Я­ңа он­ко­ло­ги­я" про­ек­ты эш­ли баш­ла­я­чак. Ту­лы мәгъ­лү­мат­ны бу ту­ры­да по­лик­ли­ни­ка мө­ди­ре Сер­гей Ка­ра­ма­ли­ков җит­кер­де. Про­ект кы­са­ла­рын­да 5 яңа бү­лек­чә, ульт­ра­та­выш­лы ди­аг­нос­ти­ка ка­би­не­ты бул­ды­ры­ла­чак, хи­ми­о­те­ра­пия ка­би­не­тын ки­ңәй­тү дә план­лаш­ты­ры­ла. Авы­ру­лар­га, шу­лай ук алар­ның ту­ган­на­ры­на со­ци­аль һәм пси­хо­ло­гик яр­дәм күр­сә­тү хез­мәт­лә­ре дә эш­ли баш­ла­я­чак, мо­биль бри­га­да­лар бул­ды­ру­ны да күз уңын­да то­та­лар.

Ку­нак шә­һә­ре­без­нең иң ма­тур ял итү урын­на­ры са­нал­ган шар­ла­вык­лы бу­а­лар­да һәм парк­та да бул­ды.

- Әл­мәт Ев­ро­па дә­рә­җә­сен­дә­ге шә­һәр исе­ме­нә ла­ек, - дип бел­дер­де сә­я­хәт ахы­рын­да Премь­ер-ми­нистр. Әле­ге сүз­ләр­гә күп­тән кү­нек­сәк тә, аны ка­бат-ка­бат ише­тү без­дә го­рур­лык хи­сен кө­чәй­тә ге­нә. Ка­ла­быз­ның ма­тур­лы­гы, тө­зек­ле­ге, нефть­че­лә­ре­без­нең хез­мә­те бе­лән го­рур без!

Гөл­наз ГЫЙЗ­ЗӘ­ТУЛ­ЛИ­НА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса