Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Печән өсте

Язгы кыр эшләре тәмамлану белән район хуҗалыклары гадәттә терлек азыгы әзерләргә керешә. Кышын маллар тук булсын, җитәрлек кадәр сөт савып алыйм дисәң, җәйнең һәрбер аяз көненнән нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк.

Шуңа күрә бүген һәрбер хуҗалык алдында терлек азыгын мөмкин кадәр күбрәк әзерләү бурычы тора. Әлмәтлеләр печәнгә 5 июньдә төштеләр. Район Сабантуена кадәр 75 процент авыл хуҗалыгы предприятиесе терлек азыгы әзерләргә кереште. Беренчеләрдән булып бу эшне "Союз-Агро", "Ярыш", "Чишмә", "Кичүчат" җәмгыятьләре, Токарликов исемендәге ААҖ башлап җибәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдерәкыйпов "Яңа Михайловка", "Сосновка", "Березовка", "Суркино", "Транснефть" һәм тагын берничә җәмгыятьнең печәнне беренче кат чабуга соңгарып чыгуларын җиткерде. Җитәкченең борчылуы урынлы. "Әгәр печәнне 25 июньгә кадәр җыеп алмасаң, үсемлекләрдә клетчатка, ягъни үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составында була торган матдә генә калачак", - ди ул. Шуңа күрә хуҗалыклар алдына 1 июльгә кадәр барлык күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куелган. Быел һава торышы үзгәрәк, үләннәр дә, игеннәр дә иртә өлгерә. Көннәр шулай торса, бөртеклеләрне июль урталарында ук җыя башларга чамалап тора әлмәтлеләр.
Извиль Әнәсович терлек азыгы әзерләүдә бүген "Чагылтау", "Рубин", "Чишмә", Токарликов исемендәге җәмгыятьләрнең яхшы эшләвен билгеләп үтте. "Союз-Агро" да сынатмый. 18 июньгә Әлмәт муниципаль районында хуҗалыклар тарафыннан 4300 тонна печән, 7800 тонна сенаж әзерләнгән. "Рубин" җәмгыяте 500 тоннадан артык, "Ярыш" 450 тонна, "Кичүчат" 500 тонна печән туплаган. "Союз-Агро"ның әзерләгән сенажы - 1200 тонна. Әлеге җәмгыятьнең төп көче әлегә Азнакай районында эшли. Токарликов исемендәге ААҖ һәм "Чулпан" җәмгыятенең әзерләгән сенажы берәр мең тонна тәшкил итә.
Терлек азыгы әзерләүче техника районда җитәрлек санда. Ә менә кадрлар, бу очракта механизаторлар кытлыгы үзен сиздерә. Аларга берничә вазифа башкарырга туры килә. Әлбәттә, бу эш тизлегендә дә чагыла.
Терлек азыгы әзерләүдән тыш сабан культуралары чәчүлекләрен корткычларга, чүп үләннәргә, төрле авыруларга каршы эшкәртү дә бара. Хуҗалыкларга әлеге эшләр белән беррәттән игътибарны мөгезле эре яшь терлекләр өчен яфрак, дару үләннәре әзерләүгә дә юнәлтергә тиешләр.
И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250