Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олимпиада-80: әлмәтле күзлегеннән

"Эссе. Кышкы. Синеке" шигаре астында узучы Сочидагы Олимпиада бүген старт ала.

Кичке 20.14 сәгатьтә без 34 елдан соң кабат тарихи вакыйга шаһиты булачакбыз. Шигаре бик ямьле: үзе эссе, үзе кышкы ...һәм безнеке! 1980 елда - Мәскәүдә Җәйге Олимпия уеннары чорында горурлык хисе өлкән буынны җиде күкләргә күтәргән булса, бүген безнең йөрәкләрдә Олимпия уты кабынды.

Спорт бәйрәменә санаулы көннәр калган мәлдә Мәскәүдәге Олимпиаданы "тотып караган", аның эчендә кайнаган шәһәрдәшебез белән танышу безнең редакция өчен аеруча шатлыклы вакыйга булды. Горурлык дигән хиснең чиге юк - Рәшит Фатыйховның хатирәләре безне 80 нче елның Олимпиадасына алып китте, хыялда гына булса да Мәскәү урамнарын без дә әйләндек... Әкәмәт матур һәм искиткеч вакыйга булган ул!

...Кутузов проспекты буйлап Олимпия утын алып баралар. Мәскәүдә бәйрәм рухы, урам тулы халык. Алар арасында ерак Әлмәттән килгән Рәшит Фатыйхов та бар. 26 яшьлек егет нефтьчеләр башкаласыннан ил башкаласына җаваплы эшкә җибәрелә - Олимпиада дәвамында кунакларны автобус белән шәһәр буйлап йөртергә.

- Уеннар башланырга бер ай чамасы кала Мәскәүгә килеп төштек. Әлмәттән 40 лап кеше - АПОПАТтагы иң яхшы автобус йөртүчеләргә тәтеде бу бәхет, - дип хатирәләрен яңартты Рәшит абый. - Безне Кутузов проспектында студентлар шәһәрчегендәге тулай торакларга урнаштырдылар. Бер ай буена Мәскәүне өйрәндек, маршрут буенча йөрдек, объектлар белән таныштык. Олимпиада чорында безгә кунакларны йөртү бурычы йөкләтелде. Бөтен Советлар Союзыннан килгәннәр уеннарга гына түгел, концерт-театрларга да йөрделәр. Азәрбайҗан делегациясен йөртүем истә калган. Әлеге чарага Мәскәү лаеклы әзерләнгән иде. Урамнарның чисталыгына, төзеклегенә, биналарның матурлыгына кунаклар соклануларын яшермәделәр.

Әлмәтлеләр Мәскәүгә ЛАЗ автобуслары белән бара. Мәртәбәле вазифа йөкләтелгән 40 кеше арасында Рәшит абый - иң яше. Бүген аннан калганнарның барысы да лаеклы ялда. Ә язмабыз герое гыйнвар аенда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Олимпиада аның тормышында бердәнбер тарихи вакыйга түгел. Аңа җитәкчелек тарафыннан күп тапкырлар ышаныч күрсәтелгән.

Мәскәү, Брюссель, Казан

40 елга якын әлеге предприятиедә эшләү дәверендә Рәшит Фатыйхов башка әһәмиятле чараларга да җибәрелә: 1985 елда Мәскәүдә узган XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә бара, 2008 елда Брюссельдә Казанның Универсиада уздыру хокукын алу марафонында да катнаша.

- 9 майда Казаннан юлга кузгалдык, - Рәшит абый кабат шул көннәргә әйләнеп кайтты. - Дөнья гиздек, чит якларның матурлыгына, юлларның төзеклегенә соклана-соклана Брюссельгә килеп төпләндек. 31 майда Татарстанның җиңүен игълан иттеләр. Универсиаданы үзебезгә алып кайткан егетләр без!

Хаклык бар. Озын-озак юллар үтеп, айлар дәвамында руль артында сәяхәт итү үзе үк зур җиңү түгелме?!

Казандагы Универсиадага баручы исемлеккә тәҗрибәле автобус йөртүченең исеме беренчеләрдән булып языла. Үзенә йөкләтелгән бурычны ул һәрвакыттагыча намус белән башкара, өлкән яшьтә булуына да карамастан, бу юлы Рәшит абый ипи-тозлык булса да инглиз телен дә өйрәнә.

Очрашулар язган икән

Олимпия аюын күккә очырган мизгелне Рәшит абый үтә бер дулкынлану хисе белән телгә алды. Аның җыры да бит йөрәкләргә үтеп керерлек:

Олимпия әкияте, сау бул,

Яңа очрашулар насыйп ит!

Очрашулар язган икән бит - Олимпиада кабат бездә! Бу көннәрдә Сочи кайный, тарихка яңа хатирәләр теркәлә, менә-менә ярышлар башланырга тора, иртәгә үк беренче медальләр үз хуҗаларын табар. Бөтен илдән төрле юнәлештә ярдәмгә чакырылучылар арасында АПОПАТтан да 10 автобус йөртүче бар. Алардан тыш, Әлмәт табиблары да Сочига юл алды. 2014 ел һәммәсенең дә тормышына яңа сулыш өрәчәк. Ә бу исә яңа хис-кичерешләр, яңа хатирәләр...

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250