Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Оле, оле, оле, Универсиада!

Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрләре белән "бәхәс"тә Казанның Универсиада уздыру мөмкинлеген яулап-даулап алуына да 5 ел вакыт узган.

Әлеге зур спорт форумы бүген финиш этабында: Универсиада башланырга бары 168 көн калды. Июльдә француз портыннан дөнья тирәли сәяхәткә юнәлгән Универсиада-2013 уты 25 гыйнварда Россиягә - Владивосток портына килеп төшәчәк. Шул пункттан аның ил буйлап сәфәре башлана. 2013 кеше факелны 60 мең км ара узып Татарстан башкаласына ирештерәчәк.
Казанда узачак Универсиада - совет чорыннан соң илдә уздырылган тәүге масштаблы спорт чарасы (соңгысы 1980 елгы Олимпиада). 6 июльдән 17 сенә кадәр республика мәркәзендә үтәчәк Бөтендөнья студентлар уенында 27 спорт төре буенча 170 илдән 13 меңгә якын атлет катнашыр дип фаразлана. Бу тамашаны карарга башкалага 100 меңләп кунак һәм турист килер дип көтелә. Татарстан өчен бу зур мәртәбә һәм сынау. Таныту, югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен каланың, республиканың йөзен матурлаудан, җайлаудан тыш, халыкның дөньяга карашын үзгәртү дә таләп ителде. Бу хакта "XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада башкарма дирекциясе"нең генераль директоры Владимир Леонов "Яңа гасыр" каналының "7 дней" программасында да билгеләп үтте. Универсиада - ул идея. Ә идеяны гамәлгә ашыру өчен әзерлекле персонал (волонтерлар, шоферлар, башка төр хезмәт күрсәтүчеләр) булуы шарт.
Универсиада уздыруга "билет отканнан" соңгы биш ел эчендә Казан масштаблы үзгәрешләр кичерде. Шул ук Леонов сүзләренчә, әлеге мөмкинлек "тәтемәсә" башкала бу халәтенә (беркадәр дәрәҗәдә!) ким дигәндә 15 елдан соң гына ирешкән булыр иде.
Мәгълүм булганча, спорт ярышлары уздыру өчен 60 тан артык объект җәлеп ителә. Шуларның берничәсе Россиядә, Европада гына түгел, дөньяда уникаль санала. 45 мең тамашачы сыйдырышлы стадионда, мисал өчен, Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары узачак. Әлеге трибуналарга кунак буларак татарстанлыларны да чакыра башкарма дирекция генераль директоры. "Универсиада кемдер өчен түгел, үзебезнекеләр өчен оештырыла", - ди ул. Билет сату буенча да безнекеләр кимен куймады: башкалардан аермалы буларак чарага билетларны бер ел элек сата башладылар. Әйтүләренчә, бәяләр "коточкыч" түгел, ә 30 сумнан башлана. Дөрес, ярымфинал-финал уеннарына алар артачак. Спорт чарасы вакытында шәхси транспорт күләме чикләнсә дә, җәмәгать транспорты тулы куәтенә һәм бөтен уңайлыклар белән эшләячәк, дип вәгъдә итәләр.
Сүз уңаенда, беренче студент уеннары 1959 елда Туринда уза. Россиядә Бөтендөнья җәйге Универсиада моңарчы бер тапкыр 1973 елда Мәскәүдә үткән булган.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250