Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәгыймулла Гәрәев серен ачты [+ФОТОЛАР]

Бүген Колшәрип авылында яшәүче сугыш ветераны Нәгыймулла Гәрәевкә 102 яшь тулды.

Аны туган көне белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм башкалар килгән иде. 
Нәгыймулла аганы мәктәпне тәмамлау белән армиягә алалар, аннан фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, якташыбызны укчылар часте белән Кырымга җибәрәләр. Бәрелешләрнең берсендә аның кулы һәм башы яралана. Госпитальдә бераз дәваланганнан соң ашыгыч рәвештә кабат фронтка озаталар. Туган ягына кайткач, 1946-49 елларда төзелеш бригадасында эшли, Әлмәт үсешенә өлеш кертә. Аннан “Знамя” колхозында бригадир, рәисбулып эшли. Кошчылык фабрикасының елъязмасына да фидакарь кеше буларак кереп кала. 
102 яшен тутырса да, Нәгыймулла бабай һаман да кызыксынучанлыгын югалтмый, газеталар укуын, ил-көн хәбәрләр белән танышып торуын дәвам итә. Чисталык һәм тәртипне үзе дә саклый, башкалардан да таләп итә. Нәгыймулла аганы оста бакчачы буларак та беләләр. Бүген инде ул яшелчә-җимешләр үстерүбелән әллә ни шөгыльләнә алмаса да, көн дә бакчага чыгып карап керә. Балалары – ике улы һәм ике кызы әтиләрен ялгыз калдырмыйлар. Чиратлашып аның янында яшиләр. 
Сугыш ветераны кунакларны күреп бик сөенде, рәхмәтләрен җиткерде, 125 яшькә кадәр яшәргә исәбе булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса