“Нефтяник” “Россия йолдызлары” белән уйнады
Кичә республикабызда узучы “Хоккей атналагы” кысаларында Әлмәтнең “Юбилейный” Спорт сарае бинасында “Нефтяник” һәм “Россия йолдызлары” җыелма командасы матчы булып узды.
Йолдызлы команда составына күптән түгел хоккейчы карьерасын тәмамлаган Александр Степанов, Дмитрий Ячанов, Алексей Бадюгов һәм Андрей Царевтан тыш музыкант һәм вокалист Сергей Кристовский (“Уматурман” төркеме), кино артистлары Денис Матросов һәм Андрей Фролов, футболчы Дмитрий Сычев, “Матч-ТВ” комментаторы Роман Скворцов та керде. Команданың капитаны итеп исә татарстанлыларның яраткан һөҗүмчесе Алексей Морозов сайланган иде.
Бу хоккей сөюче әлмәтлеләр өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Трибуналар командалар өчен җан атып, аларга көч биреп утырды.Уенга комментарийларны барысына да таныш булган Наталья Кларк биреп барды. Бу Натальяның Әлмәткә беренче тапкыр гына килүе түгел. 2015 елда ул биредә буыннар Кубогын үткәрүдә катнашкан иде. Матч кызыклы һәм бик җанлы булды. Уен барышында төрле комбинацияләрне, төрле ысул белән кертелгән голларны һәм буллитларның оригиналь башкарылуын күрергә мөмкин иде.
Тәнәфес вакытында тамашачылар “Русская классика” уенында катнашып җиңүче булган Нефтекамск егете Айрат Габдрахмановка миллион сум акча тапшырылуның да шаһите булдылар. Исегезгә төшерәбез, Айдарның алкасы, уен шартлары таләп иткәнчә, бөтен мәйданчык аренасы аша узып капканың аның өчен билгеләнгән махсус урынына килеп җитте.
Финал сиренасына берничә секунд калганда хуҗаларга тайм-аут алырга туры килде. Ләкин “йолдызлар” көндәшләргә бирешмичә җиңү исәбен саклап кала алдылар. Уен 10:11 исәбе белән йолызлар файдасына тәмамланды.Трибуналар уенчыларны көчле алкышлар белән озата калды.
“Нефтяник”: Филоненко (20.00-Голубев). Янсонс, Косолов (К), Лебедев, Ядроец, Чегәнов, Ястребков, Мансуров, Елисеев, Арбузов, Ляпустин, Насыйбуллин, Осипов, Железнов
Йолдызлар командасы: Ячанов. Фролов, Маганов, Щадилов, Царев, Степанов, Скворцов, Уткин, Бадюков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа