Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстанның дүрт Боз сарае яңа автобуслы булды

Нефтьчеләрнең күркәм гамәлләре Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгында да дәвам итә. Алар ярдәме белән республиканың тагын дүрт Боз сарае югары уңайлыклы өр-яңа автобуслы булды.

"Татнефть" компаниясе спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүне күптән инде үзенең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп алды. Нефтьчеләр инициативасы белән һәм алар акчасына бөтен республика буенча спорт комплекслары, бассейннар, Боз сарайлары, хоккей тартмачыклары төзелә, спорт җиһазлары һәм кирәк-яраклары, формалар һәм башкалар сатып алына, бер сүз белән әйткәндә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырыла. Ә инде мондый автобуслар - һәр команданың хыялы.

- Балаларны спортка җәлеп итү өчен компания акча кызганмый, - диде "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев ачкыч тапшыру тантанасын ачып. - Билгеле булганча, генераль директор Шәфәгать Тәхаветдинов - республикабызның хоккей федерациясе президенты. "Ак Барс" хоккей командасын да компания финанслый. Балалар белән эшне ишегалды командаларына ярдәм итүдән башладык. Хоккей тартмачыкларын җитәрлек күләмдә төзү өчен акча кирәк кадәр бүлеп бирелде. Тренерларга да түлибез. Боз сарайлар төзелде, балалар рәхәтләнеп тимераякта шуа, хоккей командалары формалаштырылды. Балалар башка төбәкләргә ярышларга йөри алсын өчен безгә автобус бүлеп бирүне сораган хатлар керә башлады.

Башка командалар белән очрашу, көчне сынау - тагын да дәртләнебрәк уйнауга этәргеч. Тренерлар моңа кадәр башка төбәкләргә чыгу, ярышларга бару өчен транспорт артыннан бусагалар таптап йөрергә туры килүен әйттеләр. Ниһаять, нефтьчеләр ярдәме белән проблема хәл ителде. "Татнефть" ААҖ республиканың 18 командасын - Казан, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Җәлил, Нурлат һәм башка төбәктә яшәүчеләрне өр-яңа автобуслар сатып алып транспорт белән тәэмин иткән иде инде. Аларга тагын дүрт район өстәлде. Алабуга, Зәй, Чирмешән, Баулының яшь хоккейчылары да хәзер спорт дуслары белән очраша алачак. Ачкыч алырга килгән малайларның һәм аларның тренерларының шатлыгы иксез-чиксез иде. Зәй районы башлыгы урынбасары Роберт Хәлитов нефтьчеләргә социаль программалары өчен рәхмәтен җиткерде, районда хоккей буенча да, фигуралы тимераякта шуу буенча да уңышларга ирешүләрен, автобусларның спорт үсешенә зур тәэсир итәчәген җиткерде. Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" хоккей командасы капитаны Илнур Вахитовның да рәхмәт сүзләре күп. Ул нефтьчеләр төзегән Боз сараенда биш ел инде хоккей уйнауларын әйтте.

Кулларына автобус ачкычы алган балалар шатлана-шатлана автобусларга йөгерде.

Никита Петров, Баулының яшь хоккейчысы:

- Ура! Безнең үзебезнең автобус булды. Рәхмәт нефтьче абыйларга. Мин хоккей белән алты ел шөгыльләнәм. Хоккей ул кыюлар, куркусызлар, чын ир-катлар спорты. Шуңа аны сайладым.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250