Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләр “кайнар линия” суза

"Татнефть" ААҖ профсоюз оешмасының VII отчет-сайлау конференциясе булып узды. Аның эшендә компаниянең генераль директоры Наил Маганов, Россиянең нефть, газ һәм төзелеш тармагы профсоюзы рәисе Лев Миронов, Халыкара конфедерация генераль секретаре Мелик Мирзоев, Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.

Нефтьчеләрнең профсоюз оешмасы кечкенә түгел. Ул ул үз эченә 143 584 әгъзаны, 147 башлангыч оешманы берләштерә. Бүген кече нефть компанияләрендә дә профсоюз оешмалары төзү турында сүз бара. 2009-2014 еллар эчендә башкарылган эшчәнлек күркәм. Профком рәисе Гомәр Яруллин үзенең исәп-хисап чыгышында компания төркемендәге предприятие коллективларының производство һәм социаль программаларны уңышлы үтәвен искәртте. Күмәк килешүдә каралганнарның һәммәсе тормышка ашырыла. Яшьләр дә профсоюз эшенә җәлеп ителә. Алар күмәк килешү төзегәндә, ссудалар, фатирлар бүлгәндә һәм башкаларда катнаша. Килешүдә алар өчен махсус "Яшьләрне социаль яклау" бүлеге булдырылган. Социаль ипотека буенча фатирларның 30 проценты яшьләргә бирелә. Отчет чорында хезмәткәрләргә 4415 фатир бирелгән. Быел аларга тагын 1035 фатир өстәләчәк. Билгеле булганча, "Татнефть" беренчел взносны түләүне дә үз өстенә алды. Мондый рәвештәге займ күләме 1,487 миллиард сум тәшкил иткән инде. Гомәр Яруллин хезмәтне саклау, мәдәни-спорт, хезмәткәрләрнең балаларын сәламәтләндерү һәм башка юнәлештәге эшләренә дә отчет бирде.

Компаниянең профсоюз оешмасы хезмәтен фикерләрен белдереп чыгыш ясаучыларның һәммәсе, шул исәптән Россия һәм Татарстанның профсоюз башлыклары да уңай бәяләде.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов та хезмәт коллективының тырышлыгын бәян итүче саннар китерде. Билгеле булганча, нефть чыгару күләмен төшермәү төп бурычлардан санала. Бу эш график буенча бара, хәтта үсеш күзәтелә. Быелның тугыз аенда 19,6 млн тонна нефть чыгарылды. Ассызыклаганча, моңа күпчелек катламнарның нефть бирүчәнлек арттыручы заманча алымнар, производство системасын камилләштерү, энергияне янга калдыручы технологияләр, сакчыл җитештерү коралын куллану ярдәм иткән. Яшәүче нефть ятмаларында да 530 мең тоннадан артык үтә үзле нефть табылган инде. Нефть химиясе һәм эшкәртү юнәлешендә дә проектның үзен аклавы күренә. "ТАНЕКО"да гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәрү Евро-5 ягулыгын чыгарырга мөмкинлек бирде. Хәзер авиация өчен ягулык җитештерелә башланды.

- Профсоюзлар элек тә һәм хәзер дә абруйга ия, ул хакимият белән коллективны бәйләүче звено, - диде баш нефтьче. - "Татнефть" профсоюзлары, чынлап та, куркынычсыз эш урыннары, хезмәткәрләрне ял һәм сәламәтләндерү белән тәэмин итү буенча күп эшли. Әмма бу тынычланырга ярый дигәнне аңлатмый. Профсоюзлар коллектив арасында булырга, аларның проблемаларын өйрәнергә, белергә тиешләр. Эш урыннарында туклану ничек оештырылган, махсус киемнәр белән тәэмин ителеш нинди, бүген эшчеләрне нәрсә борчый - чынбарлыкны цехларга, бригадаларга бармыйча гына белеп булмый. Без үз ягыбыздан алар үзләрен якланган хис итсен өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Эш хакларын ике тапкыр күтәрдек. Торак, балалар бакчалары, сыйфатлы медицина хезмәте белән тәэмин итү игътибар үзәгеннән төшми. Профсоюзларга һәм җитәкчеләргә шуны җиткерәм, нефтьчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программа кайгыртучанлык белән тормышка ашырылырга тиеш.

Наил Маганов хезмәткәрләр арасында уздырылган социаль сораштыруларга да тукталды. Фатирга чиратта торучыларның 60 проценты социаль ипотека буенча төзелүче фатирларның мәйданын кечерәк итеп ясауларын үтенгән. Генераль директор моның белән килеште һәм берничә проектлаучыга бу хакта җиткерелүен әйтте. Компания найм буенча торак төзү өстендә дә эш алып бара. Быел Әлмәттә һәм Түбән Камада мондый йортлар тапшыру планлаштырылган. Түләргә мөмкинлеге булмаган гаиләләргә бу бик кулай, әлбәттә. Сораштыруларда ишегалларының тарлыгына да күп шикаять белдерелгән. Бу мәсьәләнең дә күз уңында тотылачагы бәян ителде. Наил Маганов коллектив белән ике арадагы элемтәне ныгытуга зур игътибар биреләчәген дә хәбәр итте. Якын арада корпоратив социаль челтәр ачылачак. Ә 1 гыйнвардан компаниядә "кайнар линия" эшли башлаячак. Монда җитешсезлекләр хакында да, эшне яхшырту буенча тәкъдимнәрне дә белдерергә мөмкин булачак.

- Илдә, республикада, нефть сәнәгатендә барган вәзгыятьне дикъкать белән күзәтәбез. Мин ышанып әйтә алам: борчылырга җирлек юк. Киләсе елга каралган программа шул килеш кала, капитал салуларны киметмибез, киресенчә, барлык юнәлешләр буенча арттырабыз. Һәркемнән намуслы хезмәт таләп ителә. Шул чакта барысы да тәртиптә булачак. Профсоюзларның да эшен тагын да камилләштерү өчен резервлары бар, - диде генераль директор.

Азактан журналистларга биргән җавабында Наил Маганов күмәк килешүнең өстенлекле юнәлешләр арасында беренче урында торуын, әгәр нәрсәне дә булса үзгәртергә туры килгән очракта үзгәрешләрнең аңа иң соңгы булып кагылачагын әйтте. "Хәзерге вакыттагы ситуация хезмәт коллективы алдындагы барлык йөкләмәне үтәргә мөмкинлек бирә", - дип шикләнүләргә нокта куйды ул.

Конференция делегатлары ачык тавыш бирү юлы белән "Татнефть" профсоюз оешмасы рәисе итеп тагын биш елга кабаттан Гомәр Яруллинны сайлады. Азактан нәшатлыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды һәм башка сораулар каралды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса