Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләр балаларны кайгырта

"Татнефть" ААҖ быел өч ял һәм сәламәтләндерү лагерена яңа корпуслар төзеп бүләк итте.

Аның берсе - "Әлмәтнефть" идарәсе карамагындагы "Юность" лагеренда.

Җәйнең беренче ае булган июньнең дә уртасына якынлашып киләбез. Сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары балаларның шатлыклы авазларыннан яңгырап тора. Табигатьнең иң матур кочагына урнашкан "Юность" быел алдагы еллар белән чагыштырганда 60 балага артыграк кабул итте. Тагын да күбрәк баланың каникулларын имин һәм файдалы итеп оештыру яңа корпусны сафка бастыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Лагерьда дүрт смена эшләвен исәпкә алганда, бу 240 бала дигән сүз.

"Юность" лагере быел ял итүчеләр өчен капкасын 59 нчы тапкыр ачкан. 59 ел эчендә биредә кемнәр генә ял итмәгән. Арада бүгенге нефтьчеләр дә, башка тармакта хезмәт куючылар һәм башкалар да бар. Хәзер инде аларның балалары, оныклары килә башлаган.

- Моңа кадәр бер сменага 200 әр бала кабул ителде. Агымдагы елда 1 июньдә 260 кеше урнаштырылды. Лагерьга килергә теләүчеләрнең күплеге сәер түгел, чөнки биредә искиткеч яхшы шартлар тудырылган, - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмәсендә "Юность" ял базасы директоры Геннадий Кильдюшев.

Нефтьчеләр лагерьларын карый да, кайгырта да белә. Ял итү өчен әллә кайларга барасы да юк. Иң мөһиме, балалар мәнфәгате күздә тотылган. 33 метрлы ачык бассейн бар. Дүрт юллы, профессионаллар өчен дә барлык таләпләргә җавап бирерлек ябык бассейн шулай ук җәен дә эшли. Ясалма өслекле футбол кырыннан балалар өзелми. Клуб, спорткомплекс, әллә ничаклы уен мәйданчыгы, теннис корты, кабартыла торган аттракционнар, батутлар - һәммәсе дә балалар карамагында. Һәр смена вакытында Бөгелмә драма театры чыгыш ясарга килә, цирк , планетарий да балаларны сөендереп китә.

Вожатыйлар белән балалар арасында беренче көнне үк дуслык күпере салына. Алар төзелгән килешү нигезендә Чаллы педагогия институтыннан киләләр. Яртысы җәйләрен даими рәвештә "Юность"та уздыра икән. Тәрбияче-педагоглар исә үзебезнекеләр, Әлмәт мәктәпләренең тәҗрибәле укытучылары.

Быелга кадәр балалар биш торак корпуста урнаштырылды. Хәзер аларга алтынчысы өстәлде. Күркәм бүләкләре өчен нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре язылган алтакталар күтәреп килгән балалар беренче смена белән яңа корпусны ачу тантанасына.

- Элек без нефтьчеләр лагерьларына килергә теләүчеләрнең 50 процентын гына канәгатьләндерсәк, быел яңа корпуслар нәтиҗәсендә 80 процент юллама алу бәхетенә иреште. Компания балаларны кайгыртуын, бу юнәлештә соңгы ун-унбиш елда алып барылган сәясәтне дәвам итә, - диде

"Татнефть компаниясенең профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин.

Шәһәрдә нефтьчеләр ярдәмен тоеп яшәүче учреждениеләр аз түгел. Яшь техниклар станциясенең дә таянычы алар. "Юность" лагерена саф һавада булып, уйнап, су коенеп сәламәтлекләрен ныгытучыларның шатлыгын уртаклашырга станция җитәкчесе Наил Бадыйкшанов та килгән иде. Ул балалар биредә дә техник иҗат белән шөгыльләнүне дәвам итсен өчен үзләре ясаган корабльне бүләк итте.

Яңа корпуска "Теремок" дип исем биргәннәр. Аны шулай матур, җыйнак итеп подряд оешмасы "Арслан" фирмасы төзегән. Җитәкчелек бүген үзе дә биредә. Алар иң беренче чиратта объектлар төзелешен ышанып тапшырганнары өчен нефтьчеләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

- Табигатьнең матурлыгы чәчәкләр булса, сез - тормыш бизәге. Сез бик матур шәһәрләрдән саналган, балалар, хезмәткәрләре, төбәктә яшәүчеләре турында кайгырткан "Татнефте" булган Әлмәттә тууыгыз белән бик тә бәхетле. Нефтьчеләр балалар бакчалары, мәктәпләр төзү өчен миллионлаган акча тота. Һәм бу эш дәвам итә. Яңа корпус моның бер мисалы. Рәхәтләнеп ял итегез, яңа дуслар табыгыз - арсланлылар сафка тезелгән балаларга әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Буратино төзүчеләрдән "Теремок"ның сихри көчкә ия алтын ачкычын алып, ишекне ачты һәм һәркемне яңа корпуска кунак итеп чакырды. Яшәү шартлары, чынлап та, көнләшерлек - өр-яңа яхшы җиһазлар, санузеллары, душлары үзендә генә булган 2, 3, 4 кешелек бүлмәләр. Монда да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне онытмаганнар. Балалар шартлардан, гомумән, лагерь тормышыннан бик канәгать. Кайсыннан гына сорасак та, "өйне сагынмыйбыз, рәхәтләнеп ял итәбез", диделәр. Җәйләр күңелле һәм истә калырлык узсын дип телибез без дә!

Тимур Нургалиев, 9 яшь:

- Мин Нурлаттан килдем. "Юность"та беренче тапкыр. Моңа кадәр башка лагерьларда ял иткәнем булды. Яңа корпуста һәм лагерьда бик ошый. Бассейнда су коенабыз, тәмле ашаталар, яңа дуслар таптым.

Богдан Тарасов:

- Мин Әлмәтнең 21 нче мәктәбендә укыйм. "Юность"та быел өченче тапкыр ял итәм. Һәр җәйне бирегә килер өчен көтеп алам. Быел яңа корпуска урнаштырдылар. Матур, уңайлы. Нефтьчеләргә шундый корпус төзегәннәре өчен рәхмәтлебез. Лагерьда спорт секцияләре дә эшли. Футбол, йөзүне яратам, алар буенча ярышларда да катнашырга исәп.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250