Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп укучысының шартлаткыч куелуы турындагы ялган хәбәре нәтиҗәсендә Әлмәттә тулы бер йорт эвакуацияләнгән

28 гыйнварда Әлмәт Эчке эшләр идарәсенең дежур частена Ленин урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүче ханым шалтыратып, үзләренең йортларының 30 минуттан шартлаячагы турында хәбәр итә.

Бу турыда аңарга билгесез зат җиткергән.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык чаралар да күрелә. Вакыйга булган урынга оператив тикшерү төркеме һәм кинолог килә. Хокук сакчылары тарафыннан йорт һәм аның әйләнә-тирәсе тикшерелә. Махсус өйрәтелгән эт, йортта һәм аның тирәсендә шартлаткычларның булмавын күрсәтә.

Хокук сакчылары тиз арада телефон террористының 16 яшьлек мәктәп укучысы булуын ачыклыйлар. Вакыйга булган көнне егет кеше авырып киткән дустының хәлен белергә бара. Алар бергәләп чәй эчәләр, компьютер уеннары уйныйлар. Егет, өй телефоны буенча шалтыратып, икенче дустының да хәлен белә. Дустын шаяртырга уйлап, малай кабат шул ук номерны җыя һәм булачак шартлау турында хәбәр итә. Тик менә ул телефон номерын бутап, бөтенләй чит кешеләр фатирына эләккән булып чыга. Яшь кеше үзләренең бу рәвешле бик еш шаярырга яратуын әйтә.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, җинаять җаплылыгына тартылу яшенә җитү сәбәпле, үзенең кылган гамәле өчен егеткә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Буласы шартлау турында ялган хәбәр тараткан өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Моннан тыш, малайның әти-әнисенә дә улларының шаяртуы бик кыйммәткә төшәчәк. Аларга барлык оператив службаларының вакыйга булган урынга килүләре өчен тотылган чыгымнарны түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса