Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашуда югары технологияләрне гамәлгә кертергә кирәклекне ассызыклады

Илне авыл туйдыра. Авыл хезмәтчәннәре моны яхшы аңлый, шуңа да елның һәр фасылында армый-талмый, баш күтәрми эшли дә эшли.

Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән булып узган очрашуда шуны ассызыклап, алга таба камилләшергә, югары технологияләрне гамәлгә кертергә кирәклеккә күрсәтте.

Акча төгәллекне ярата

Бүген районда барлыгы 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе бар, аларда 1664 кеше хезмәт куя. Әлеге өлкәгә халык эшкә килергә ашыкмый (шуңа кадрлар кытлыгы да килеп туа). Беренчедән, кеше авыр эштән бизеп бара, икенчедән, хезмәт хакы түбән булу да йогынты ясый. Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 12350 сум дип бәяләнә. Өйдә ятуга караганда ай саен әлеге сумма кесәгә кереп барса файда файдасын. Әлбәттә, акчаны вакытында түләсәләр. Әмма хуҗалыкларның барысы да моның белән мактана алмый. Еш кына бу башка юнәлешләрдә дә тискәре чагылыш таба. Пенсия фондына бурыч җыелу шуның берсе. Быелның 9 ай нәтиҗәләре буенча "Кизләү", "Сосновка", "Михайловка", "Заря" җәмгыятьләре акча күчермәүчеләр исәбендә аталды. Шулай ук салым инспекциясенә НДФЛ күчерүне кичектереп килүчеләр дә отышта була алмый. Бурыч җыелган саен хуҗалык төпкә генә утыра, ахыр чиктә "кинәт килеп төшкән" тикшерү барысына да нокта куя - җинаять эше кузгатыла. Киңәшмәдә салым инспекциясе белән "тату" булмаган хуҗалыклар да аталды. "Чишмә", "Акташ", "Новоникольск", "Сосновка" НДФЛ күчермәүчеләр исемлегенә кертелгән.

Үз эшең - үз көең

Мәкалә башындагы эшсез ятуны үз итүчеләргә әйләнеп кайтып, киңәшмәдә басым ясалган гаилә фермаларына да кагылып үтәсе килә. Бүген районда аларның саны - 16, шул исәптән 3 есе югары технологияле. 5 гаилә фермасы төзелеп килә. Район башлыгы бу юнәлештә хезмәт куярга теләк белдерүчеләрнең аз булуыннан зарланды.

- Халыкка үз эшеңне ачуның файдасын төшендерергә кирәк, - диде Мәҗит Салихов. - Хәзер гаилә фермаларын үстерүгә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык итүгә юнәлдерелгән бик күп федераль, республика, муниципаль программалар бар. Тырышлар барысына да ирешә ала. Ялкауланмаска гына кирәк.

Бөтен өмет - роботларда

Хуҗалыкларда кадрлар кытлыгын хәл итүне югары технологияләр белән алыштырырга була. Район башлыгы бу уңайдан Саба районын мисал итеп китерде:

- Андагы заманча ферманы күреп шаккаттым. Сыерларны роботлар сава. Бөтен эш төгәл, сыйфатлы башкарыла. Хуҗалык җитәкчеләре мактанып туя алмый. Районда шундый 5 ферма төзелгән. Ә без бер урында таптанабыз. Тәҗрибә уртаклашу, мөмкинлекләрдән файдалану зарур.

Кырык якта - кырык эш

Терлекләрнең баш санын арттыру бүген авыл хезмәтчәннәре алдында торган зур бурыч. Сөт һәм ит җитештерүне арттыру, хәзердән үк элиталы орлыклар сатып алу, җимерелеп төшкәнен көтеп тормыйча биналарны төзекләндерүгә керешү, биләмәләрдә тәртип, чисталык урнаштыру - барысы да өлгерлек сорый. Керемне арттыру юлларын да барларга кирәк. Бурычка керү дә егетлек түгел... Илне туендыручы авылның хәле бик үк җиңел түгел икән әле. Үзе генә авырлыкларны ерып чыга алырмы ул? Тотрыклы үсеш өчен бүгенге шартлар гына җитәрлекме? Хәер, тырышлык һәм... хуҗалыкларга яңа сулыш бирәчәк роботлар белән барысына да ирешергә буладыр.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250