Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Милләтләр кроссы” җиңел атлетика стартына 31 меңгә якын әлмәтле кушылды

Ел саен үткәрелеп килә торган "Милләтләр кроссы" җиңел атлетика стартына әлмәтлеләр быел да кушылды. Якшәмбе көнне шәһәр паркы тирәли 31 меңгә якын кеше йөгерде. Массакүләм йөгерү калабызда чын мәгънәсендәге бәйрәмгә әйләнеп бара. Стартка басарга вакыт шактый булуга карамастан, инде Ленин мәйданы, шәһәр паркы каршы әлмәтлеләр белән тулы иде инде. Бу...

Ел саен үткәрелеп килә торган "Милләтләр кроссы" җиңел атлетика стартына әлмәтлеләр быел да кушылды. Якшәмбе көнне шәһәр паркы тирәли 31 меңгә якын кеше йөгерде.

Массакүләм йөгерү калабызда чын мәгънәсендәге бәйрәмгә әйләнеп бара. Стартка басарга вакыт шактый булуга карамастан, инде Ленин мәйданы, шәһәр паркы каршы әлмәтлеләр белән тулы иде инде. Бу көннәрдә еш "елаган" һава торышы да спорт сөючеләр яклы - иртәдән үк чалт итеп кояш чыкты, йөгерүчеләрне нурларын сирпеп, чара тәмамланганчыга кадәр озата барды.

Кросска җыелучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Ул күркәм традициягә әйләнгән чарада катнашучыларның елдан-ел арта баруына шатлануын белдерде. Сөенми мөмкин дә түгел, профессионаллар гына түгел, старт сызыгына басучылар арасында оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрдән тыш кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар.

- Шәһәрдә һәм районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Әлмәтне спортчылар шәһәре дисәң дә була. Биредә яшәүчеләрнең 35 проценты спорт белән актив шөгыльләнә. Бүген зур спорт бәйрәме, биредә оттыручылар юк, - диде район башлыгы уңышлы старт һәм җиңел финиш теләп.

Төбәгебездәге спорт үсешенә өлеш кертүчеләргә шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей билгеләре тапшырылды. Мондый мәртәбәгә"Сәламәт Татарстан" республика иҗтимагый оешмасы президенты Виктор Клочков, спорт ветераны Әсхәт Шәмсуллин, калабызның футбол федерациясе директоры Валерий Карасев, футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты Юрий Полежаев лаек булдылар.

Беренче булып старт сызыгына муниципалитет, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре басты. Алар артыннан "Импульс" спорт клубына йөрүчеләр йөгерде. Әлеге ике төркем паркны тулысы белән әйләнеп чыкты.

Аннан соң төрле тармак хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп балалары, студентлар спорт белән ничек дус булуын күрсәтте. Гаиләләре белән йөгерүчеләр дә бар иде. Балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да әти-әниләреннән калышырга теләмәде. Йөгерү физик көч, чыныкканлык таләп итсә дә, беркем дә арымады, финишка килгәндә дә йөзләрдән шат елмаю югалмаган иде әле.

Витя Ананьев, 2 нче мәктәпнең 9 а укучысы:

- Мин мондый кросста быел икенче тапкыр йөгерәм. Беренче тапкыр биш ел элек катнашкан идем. Спорт белән махсус шөгыльләнмим, ләкин физкультура белән дус булырга кирәк дип исәплим. Без, малайларга үз-үзеңне чыныктыру аеруча кирәк

Любовь Ильина, пенсионер:

- Финишка җитәрәк бераз тын кысыла башлады-башлавын. Аннан барысы да нормальләште. Мин "Импульс" клубына йөрим. Ветераннар клубында эшләүче әлеге спорт клуб нәкъ безнең, лаеклы ялда булучылар өчен. Биредә спортның бөтен төре белән дә шөгыльләнәбез дисәң була: йөгерәбез дә, сикерәбез дә, славян йогасы да бар. Мин җәен дә, кышын да салкын су белән коенам. Менә 40 ел чамасы инде шул рәвешчә үземне чыныктырам. Тфү-тфү, авырганым юк. Сәламәт яшәү өчен хәрәкәтләнергә, физик күнегүләр ясарга кирәк дип саныйм.

Реналь Нәбиуллин, 8 яшь:

- Мин 17 нче мәктәпнең 2 нче сыйныфында укыйм. Иптәшем белән парк тирәли зурларга ияреп 4 тапкыр әйләнеп чыктым инде. Арымадым. Мин йөгерергә яратам. Элек хоккейга йөргән идем. Хәзер дустым белән һәр көнне паркта йөгерергә күнектек.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250