Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӘлмәттәТөзүчеләр көне уңаеннан стела ачылды [+ фото]

Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Әлмәтлеләр ярты гасырдан артык тарихы булган әлеге датаны шимбә көнне бәйрәм итте.

Бәйрәм Төзүчеләр проспектында коммерция программасы буенча сафка бастырылган 55 нче йортны тантаналы шартларда ачу белән башланып китте. "Нефтегазстрой" җәмгыяте төзегән биш катлы 36 фатирлы йортның тулаем мәйданы 2280 квадрат метр тәшкил итә. Хәзер торак йортларның барысы да диярлек төзекләндерелгән ишегаллары, балалар мәйданчыклары белән тапшырыла, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә онытылмый. Хәер, пандуслар инвалидларга гына түгел, бала арбалары өчен дә кирәк. Әлеге йортта да боларның барысы да ясалган.

Район башлыгы Мәҗит Салихов чыгышыннан аңлашылганча, быел район алдына куелган планның - 155 мең квадрат метр торакның 36 меңе коммерция нигезендә төзелергә тиеш. Калабыз төзүчеләренең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш комплексы үсеше идарәсе начальнигы Илшат Гыймаев Әлмәтнең торак төзелешендә һәм дәүләт программаларында, инвестиция проектларында катнашуда республикада әйдәп баручылардан исәпләнүен һәм инвестиция проектларының әһәмиятен, аның шәхси-дәүләт хезмәттәшлегенең киләчәге саналган өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Коммерция тибындагы торак булса да, яңа фатирлардан ачкыч алучыларның шатлыгының иге-чиге юк иде. Чынлап та, үз почмагың булуга ни җитә?!

Әлмәтнең 50 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә шәһәрдә төзүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде. Узган ел аңа шәһәр җитәкчелеге инициативасы, төзелеш оешмалары, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар тырышлыгы белән реконструкция үткәрелде. Быел исә аның як-ягына район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән предприятие-оешмаларның исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган ике стела ясалды. Төзүчеләргә һөнәри бәйрәмнәре көненә зур бүләк булды ул. Калабызга беренчеләрдән булып нигез салучылар, мәһабәт йортлар, мәктәпләр, завод-фабрикалар төзүчеләр, баракларны күпкатлы йортларга әйләндерүчеләр һәм башкаларның исемнәре аталганда алкышлар тынмады.

Әлмәт каласына нигез салучыларның, алтын куллы төзүчеләрнең кайберләре арабызда юк инде. Тырыш хезмәтләре белән тарих битләренә кереп калган әлеге фидакарь затлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәрвакыттагыча, төзүчеләр һәйкәле чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Аннан бәйрәм Нефтьчеләр мәйданына күчте. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында урнаштырылган күргәзмә һәркемнең игътибарын җәлеп итүен дә искәртеп узарга кирәктер. Заманча төзелеш материаллары, шәһәрнең үткәнен, бүгенгесен чагылдырган стендлар кунакларда гына түгел, әлмәтлеләрнең үзләрендә дә зур кызыксыну уятты.

Мәйдандагы тантана төзелеш тармагы алдынгылары парады белән башланды. Һәрберсенең үз казанышлары, горурланырлык объектлары, осталары бар. Күреп торабыз, төзүчеләр тырышлыгы белән шәһәр һәм район ел үсәсен көн үсә, урамнар, ишегаллары үзгәрә, төбәгебездә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырыла. Әлмәтның елның-елында Татарстанның һәм Россиянең иң төзек шәһәре булып танылып килүе - моңа бәхәссез дәлил.

- Быелның җиде аенда районда 101 мең квадрат метр торак сафка бастырылды. Социаль ипотека, шулай ук авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, авылда торак төзү программалары буенча да җитди эш алып барыла. Май аенда калабызда республикада беренчеләрдән булып аренда торагын файдалануга тапшырдык, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов төзүчеләрнең хезмәтенә бәя биреп.

Социаль инфраструктура объектлары төзелеше һәм ремонты да туктап тормый. Быел республикадан 9 уку йортын һәм коррекция мәктәбен ремонтлауга 190 миллион сум акча бүлеп бирелде. Авыл клубы программасы нигезендә Елховой авылындагы күпфункцияле мәдәният үзәге төзелеше тәмамланып килә. ФАПлар һәм табиблык амбулаторияләре дә сыйфатлы ремонтланып файдалануга тапшырыла. Торак йортларга уздырылучы капиталь ремонт, микрорайоннарны төзекләндерү, юллар, инженерлык коммуникацияләре төзелеше, инвалидларга уңайлыклар тудыру буенча күрелгән чаралар - һәммәсе подряд оешмаларының эш белән тәэмин ителүе, хезмәте хакында сөйли. Әлмәт нефтьчеләрнең зур ярдәмен тоеп яши. Район башлыгының "Татнефть" компаниясенә янәдән рәхмәт әйтүе шуңа да гаҗәп түгел. Алар шушы көннәрдә генә су-архитектура комплексын тулысынча тәмамладылар, яңа уку елына "Яшьлек" микрорайонында заманча мәктәп ачылачак, агымдагы елда гына да "Татнефть" акчасына социаль ипотека буенча 20 мең квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылды. Нефтьчеләрнең эш-гамәлләрен санап бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Мәҗит Салихов ветеран төзүчеләр адресына да иң изге теләкләрен җиткерде.

- Килгән саен мине тагын да матурланган, яхшырган Әлмәт каршы ала. Бу шәһәрдә һәм районда тудырылган төзелеш базасы нәтиҗәсендә шулай. Сез Универсиадага әзерләнүдә дә зур өлеш керттегез. Шуңа да карамастан, районда төзелеш темпы кимемәде -Илшат Гыймаев безнең төзүчеләр эшчәнлегенә чираттагы тапкыр шундый бәя биреп, рәхмәтен ирештерде.

"Татнефть" ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков исә калабызда дистә ел элек уздырыла башлаган төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәренең әле дә шулай оешкан төстә билгеләп үтелүенә шатлануын белдерде.

Бәйрәмдә фидакарь төзүчеләр Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, "Татнефть" ААҖнең, "ТР төзүчеләре берлеге" эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, шәһәрнең юбилей уңаеннан чыгарылган медале белән бүләкләнде. Төзүчеләр арасында уздырылган һөнәри бәйгедә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар да сәхнәгә күтәрелде.

Әти-әниләре белән балалар да төрле уеннарда катнашып күңел ачты. Ә кичен бәйрәм сәбәпчеләренә татар эстрадасы йолдызлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итте. Бәйрәм фейерверкы төзүчеләр салган күпкатлы йортларны аллы-гөлле төсләргә күмде.

Икенче көнне төзүчеләребез Казанга юл тотты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төзүчеләрнең республика күләмендәге бәйрәме Сабантуй рәвешендә ел саен үткәрелә башлаячак. Бәйрәм узган Каенлык территориясе зоналарга бүленгән иде. Әлмәтлеләр Буа муниципаль районы белән үзләренең күргәзмә мәйданчыкларын һәм "ишегалларын" тәкъдим итте һәм ул Татарстан Президентының зур бәясенә лаек булды. Әлмәт үзешчәннәренең бүләге дә һәркемнең күңеленә хуш килде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250