Әлмәт таңнары

Әлмәттә зур тамаша - сайлаучылар рәхәтләнеп күңел ача (+ фотолар)

"Нефтьче" Мәдәният йорты каршы бүген үзе бер Сабантуй мәйданын хәтерләтә. Меңләгән әлмәтле сайлаулардан соң туры бирегә килә.

Иртәнге сәгать 10 нан анда балалар өчен уеннар, спорт ярышлары башланган иде. Милли татар уеннары кечкенәләргә генә түгел, ә зурлар күңеленә дә хуш килде. Шәһәрнең яшүсмер клублары коллективлары кул эшләнмәләре буенча халыкка мастер-класслар оештырды. Нәниләр өчен хәтта тәгәрәткән бәрәңге дигән үзгә ярыш та узды.

Шулай ук зурлар өчен мини футбол, стритбол, баскетбол буенча ярышлар узды. Ахырда җиңүче командаларга медальләр һәм кубоклар тапшырдылар.

Ярышлардан соң концерт номерлары белән шәһәрнең күп кенә үзешчәннәре чыгыш ясады. Актаныштан "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын да әлмәтлеләр үз итте.

Кич белән Динә Гарипова һәм Тимати чыгышын исә меңләгән яшьләр көтә. Тамаша кичке 10 да салют белән тәмамланачак.

 

Гөлшат Закирова:

- Бүген чын мәгънәсендә Әлмәттә зур тамаша. Сайлауларга без

рәхәтләнеп бардык. Киләчәк өчен тавышны һәркем бирергә тиеш дип саныйм.

 

Любовь Безрукова:

Реклама

- Сайлауларга иртән иртүк әни белән барып кайттык инде. Хәзер менә

концерт карарга чыктык. Күңел күтәрелеп китте бу кадәр тамашаны күргәч! Үзебез өчен генә түгел, без тавышны балаларның һәм оныкларның киләчәге өчен дә бирдек. Бүген тормышларыбыз яхшы, Аллага шөкер. Ә моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт.

 

Фотода: Әлмәтнең "Орчык" бию ансамбле чыгышка әзерләнә

 

 

Фотоларда: нәниләр күңеленә уеннар хуш килде

 

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: