Әлмәттә юлларга нәрсә сибәләр? [+ФОТОЛАР]
«Халык контроле»нә дә, башка җирләргә дә әлмәтлеләрдән юлларның чистартылмавы турында бик аз мөрәҗәгать керә.
Бу көннәрдә барган җыеннарда да әлеге проблеманы күтәрүчеләр күзәтелми. Бүген кешеләрне бозлавыкка каршы кулланыла торган реагент борчый. Кайберәүләр аны даими куллану ягында, икенчеләр моңа каршы фикердә. Шул ук вакытта юлларда таймас өчен материаллар сибелмәсә, нәрсә буласын күз алдына китерү авыр түгел.
– Реагентлар күптәннән барлык шәһәрләрдә кулланыла. Юлчылар алдында автотранспорт агымының каршылыксыз һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү бурычы тора. Без бозлавыкка каршы сертификацияләнгән материал – минераль галит кулланабыз. Аны куллану нормасы бар һәм без шуның буенча эшлибез, – диде шәһәр автоюллар идарәсе җитәкчесе Альберт Хәләпов.
Искәртелгәнчә, реагент аз күләм дә кулланыла. 2016 елда нефтьчеләр ярдәме белән булдырылган заманча техника юл өслекләренә минераль галитны әнә шулай чамасын белеп кенә сибеп бара.
– Экономияле. Аны куллану буенча таблица нормасы явым-төшемгә, һава температурасына карап төзелгән. Әлеге юл техникасы дозаны төгәл – 1 квадрат метрга 5 граммга кадәр материал сала. Әлбәттә, реагентлар һәркөнне түгел, ә бәлки кирәк вакытта гына кулланыла. Без тәүлегенә 500 дән артык автомобиль узучы юлларда транспортның шууына юл куярга тиеш түгел, – дип аңлатты Альберт Хәләпов.
Бүген шәхси сектордан кала барлык урамнарда да тәүлегенә 500 дән бик күпкә артык машина уза. Катнаш юл машиналары 13 берәмлек исәпләнә. Алар тәүлек әйләнәсе шәһәр эчендәге юлларны, тротуарларны чистарта, бозлавыкка каршы эшкәртә. Ишегалды юллары өчен идарәче компанияләр җаваплы.
Кыш дәвам итә. Һава торышының иртәгә нинди буласын төгәл генә беребез дә әйтә алмый. Бозлы көннәрдә тайгак булмасмы? Җитәкче моңа каршы реагентларның җитәрлек булуын, аларның октябрь аеннан мартка кадәр җитәрлек итеп алып куюларын әйтте. Ихтыяҗ 1 мең тоннадан артып китә икән.
Кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен үтәү вакыты да кыскартылган. 2016 елдан алып техника паркы 90 процентка яңартылган. Заманча машиналарны һәркөнне шәһәр урамнарында күрергә була.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Альберт Хәләпов, АГУАД җитәкчесе:
– Бозлавыкка каршы юлларга сибелүче минераль галитның өстенлекләре бар. Элек материал 1-1,5 тапкырга күбрәк китә иде. Кулланыла торган ком-тоз катнашмасы агым су канализацияләрен тыгылдырды, юлларны пычратты. Бүген юллар чиста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа